Британия Русия Донбасстагы һөҗүмен бер айдан да иртәрәк торгызмаячак дип саный
Британия саклану министрлыгының Русия-Украина сугышында тарафларның хәрби потенциалына карата чираттагы бәяләмәсендә Русия Донбасстагы һөҗүмен бер айдан да иртәрәк торгызмаячак диелә.
"Русиянең февральдә туплаган җир өсте хәрби куәтенең өчтән берен югалткан булуы ихтимал" дип саный Британия саклану министрлыгы.
15 май иртәсенә кыскача хәбәрләр:
- G7 илләренең тышкы эшләр министрлары Германиядәге очрашуда Русиягә икътисадый һәм сәяси басымны көчәйтергә һәм Украинага ярдәм күрсәтергә сүз бирделәр. Белдерүдә шулай ук Русиянең агрессиясе һәм Украинаның авыл хуҗалыгы экспортын чикләү гамәлләре глобаль азык-төлек куркынычсызлыгына яный диелә.
- Украина Югары Радасы сәхифәсе сайты хәбәр итүенчә, президент Влдаимир Зеленский Русия яклы сәяси партияләрне тыю турындагы канун имзалады.
- Быелның март аеннан Русия кораллы көчләрен дискредитацияләү маддәсе нигезендә кимендә ике мең административ эш ачылган. Мондый саннарны мәхкәмә сайтларына, эчке эшләр министрлыгы пресс-релизларына, кеше хокукларын яклау проектларына нигезләнеп ОВД-ИНФО хәбәр итә. Чынлыкта ачылган эшләрнең саны күбрәк тә булырга мөмкин.
- Украина Евровидение 2022 җыр бәйгесендә җиңү яулады.
Украина Евровидение 2022 җыр бәйгесендә җиңү яулады
"Stefania" җыры белән чыгыш ясаган Kalush Orchestra музыкаль төркеме 631 балл җыйды. Җыр төркем фронтмены Олег Псюкның әнисенә һәм сугыш афәтеннән балаларын саклаган барлык хатын-кызларга багышланган.
Төркем җиңүне "Слава Україні!" шигаре белән каршы алды.
Бүген Италиянең Турин шәһәрендә "Евровидение" җыр бәйгесенең финалы узачак
Бәйгедә Украинадан Kalush Orchestra төркеме фаворит санала.
Путинның Украинага каршы сугыш башлавы сәбәпле, быел “Евровидение”гә Русия кертелмәде. Җыр бәйгесен “Евровидение”нең рәсми сайты туры эфирда күрсәтәчәк.