Украина командиры Илон Масктан ярдәм сорый
Мариупольдәге “Азовсталь” заводы җирлеген саклаучы Украина кораллы көчләре хәрби-диңгез флоты бригадасы командиры Серхий Волынский (Волына) планетаның иң бай кешесе, югары технологияләр инициаторы Илон Маскка мөрәҗәгать итте. Командир Русия агрессиясенә каршы көрәштә Украинаны яклавы белән билгеле булган Масктан Азовсталь заводы территориясендә калган солдатларны һәм яралыларны эвакуацияләүдә ярдәм сорый.
Украина ягы “Азовсталь”не саклаучыларны, беренче чиратта, яралыларны Русия әсирләренә алыштырырга тәкъдим итә. Украин сугышчыларын өченче ил территориясенә күчерү тәкъдим ителә, алар анда сугыш беткәнче калачак, диелә. Әлегә бу сөйләшүләр нәтиҗә бирмәде.
Финляндия массакүләм мәгълүмат чаралары хәбәр итүенчә, Һельсинки һәм Стокһольм инде киләсе атнада ук НАТОга керүгә гариза тапшыра ала. Җәмәгать фикерен белешү сораштыруларына күрә, Украинада сугыш башлангач, Швециядә бу карарны яклаучылар саны 57%ка, Финляндиядә - 76% ка арткан.
Украинадагы сугышта Башкортстаннан тагын бер кеше һәлак булган. Белорет районы Тирлән авылыннан 39 яшьлек Альберт Кәримов Баш күзләү идарәсе махсус хезмәте подполковнигы булган. Аның белән хушлашу бүген булачак, дип яза mkset. Хушлашудан соң матәм митингы узачак.
Азатлык Украинадагы сугышта Татарстан һәм Башкортстаннан һәлак булган кешеләрнең исемлеген туплап бара.
12 май иртәсенә кыскача хәбәрләр:
Белгород өлкәсе Солохи авылына Украина ягыннан ату вакытында бер кеше үлде, алты кеше яраланды. Бу турыда Белгород өлкәсе губернаторы Вячеслав Гладков хәбәр итте. Украинада сугыш башланганнан бирле бу Русиянең тыныч халкы арасыннан беренче корбан булды.
Al Jazeera журналисты Ширин Абу Акле Палестина качаклар аланында Израиль хәрбиләре һөҗүмен яктыртканда башына пуля тиеп һәлак булды.
Украина Европага газ җибәрү өчен бер генә юл калдырды, дип белдерде "Газпром" вәкиле Сергей Куприянов. Шуның аркасында Европага газ күчерү 34%ка кимегән
Финляндиядә мәхкәмә приставлары “Московский Комсомолец” газетасының баш мөхәррире Павел Гусевның дачасы һәм җиренә арест салганнар . Бу турыда YLE һәм Helsingin Sanomat хәбәр итә. Европа берлеге мәгълүматларынча, “Московский Комсомолец” Кремль риторикасын һәм гамәлләрен хуплый, ә Гусев Русия президенты Владимир Путинның ышанычлы вәкиле булып санала.
Март һәм апрель айларында телевидениене иң ышанычлы мәгълүмат чыганагы дип саный торган русияләр өлеше кимегән. Социаль челтәрләр һәм Телеграмга ышаныч, киресенчә, арткан. Бу хакта GroupM реклама төркеме тикшерүендә әйтелә дип яза Коммерсант.