Keçid linkləri

2026, 13 Mart, Cümə, Bakı vaxtı 19:02
Киевта утка тотылган сәүдә үзәге хәрабәләре, 21 март 2022
Киевта утка тотылган сәүдә үзәге хәрабәләре, 21 март 2022

Сугыш көндәлеге. 27нче көн

24 февраль иртәсендә Русия президенты Владимир Путин Украинага каршы сугыш башлады. Азатлык иң мөһим вакыйгаларны җанлы блогта теркәп бара.

🔸 24 февраль иртәсендә Русия президенты Владимир Путин Украинага каршы сугыш башлады.

🔸 Азатлык 85 көн буена бу сугыш тирәсендәге иң мөһим вакыйгаларны җанлы блогта теркәп барды.

🔸 Шушы вакыт эчендә анда 1200ләп пост дөнья күрде, аларны меңнәрчә кеше карады.

🔸 Көн саен яңа корбаннар, җимерү, югалтулар китерүче мәгънәсез сугыш дәвам итә, аның очы-кырые күренми.

🔸 Әлегә без җанлы блогны туктатып торабыз, сугыш тирәсендәге вакыйгаларны сайттагы хәбәрләрдә, язмаларда, социаль челтәрләрдә, телеграм каналында яктыртуны дәвам итәрбез.

Бездән аерылмагыз!

19:56 5.5.2022

Милли Шура рәисе Васил Шәйхразиев  фетнәчел Луһански "халык республикасы"на килде

Анда "Донбассның традицион диннәре экстремизм һәм неонацизмга каршы" дигән конференция узды.

Шәйхрәзиев конференциядә катнашучыларны Татарстан президенты исеменнән сәламләгән, Болгар дәүләтендә Ислам дине кабул ителүгә 1100 ел тулу уңаеннан үткәреләчәк чаралар турында сөйләгән.

  • Украинаның Луһански төбәге 2014 елдан бирле Русия хакимиятен хуплаган фетнәчеләр контролендә.
  • 24 февральдә Путин фәрманы белән урыс гаскәрләре Украинага һөҗүм иткәч, Украина мөселманнарының "Өммәт" диния нәзарәте башлыгы Сәид Исмәгыйлев Русия мөселманнарын "Путин хакимиятен хупламаска" чакырган иде
  • Украинада яшәүче башка татарлар да Путин сәясәтен яклаучы Русия татарларын хөкем итеп чыкты
  • 2014 елда Кырымны аннексияләгән вакытта да Мәскәү Татарстан вәкилләрен кырымтатарларын Русия ягына аудару максатында кулланган иде.
18:22 5.5.2022

Уфа мәхкәмәсе фатиры тәрәзәсенә сугышка каршы плакат ябыштырган хатынга штраф салган

Уфада фатиры тәрәзәсенә сугышка каршы плакат ябыштырган Регина Ибраһимовага 15 мең сум штраф салынган.

Ул Украина байрагы ясалган сугышка каршы плакатларны коммуналь фатирдагы бүлмәсенең тәрәзәсенә ябыштырган булган, моны күршесе күреп полициягә әйткән.

Украина җирләренә бәреп кергәннән соң, Русия хакимиятләре кануннарны кырыслатты. Русиядә сугышка каршы чараларда катнашучыларга каршы яңа – "урыс гаскәрләре турында ялган мәгълүмат тарату һәм аларны дискредитацияләү" маддәләре нигезендә административ һәм җинаять эшләре ачалар.

17:42 5.5.2022

Краматорскида төнге атыш нәтиҗәсендә 25 кеше яраланган

4 майдан 5 майга каршы төндә һава һәм ракет һөҗүмнәре нәтиҗәсендә, Украинаның Донецки өлкәсендәге Краматорски шәһәрендә кимендә 25 кеше яраланган. Бу хакта Telegram-да өлкәнең хәрби хакимияте башлыгы Павел Кириленко хәбәр итте.

Аның әйтүенчә, алты кешегә табиб ярдәме кирәк. Кириленко мәгълүматына күрә, тугыз торак йорт, мәктәп һәм сивил инфраструктураның башка күп объектларына зыян килгән.

Бер көн алдан Краматорски хакимияте, шәһәрдә атышлар сәбәпле 21 кеше һәлак булды дип белдергән иде, моны 8 апрельдә вокзалга ясалган һөҗүмнән соң, бер көн эчендә иң күп сивил үлгән очрак дип атады.
Хәбәрне тулысынча монда укырга мөмкин.

15:12 5.5.2022

Украинадагы сугыш сәбәпле Татарстанда хәрби-патриотик эшкә үзгәрешләр кертеләчәк

Бу хакта 5 майда республиканың премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева белдерде.

Фазлыева сүзләренчә, әлеге үзгәрешләр Русиянең "Украинада алып барылучы "махсус операция" белән бәйле.

Аерым алганда, патриотик чараларга яшьләрне күбрәк җәлеп итү, аларны эзләү эшләрендә катнаштыру, студентларның хезмәт отрядларын республика икътисадына бәйләп эшләтү карала.

Шулай ук мәктәпләрдә һәм укытучылар белән эшләү көчәячәк, методик үзгәрешләр кертеләчәк.

Фазлыева сүзләренчә, Татарстанда хәрби-патриотик клуб вәкилләрен җәйге аланнарга әйдаман итеп җибәрәчәкләр. Моннан тыш, тәртипләре өчен балигъ булмаганнар эшләре комиссиясендә исәптә торган балалар да аларга беркетеләчәк.

Казанда 9 май бәйрәме, 2019 ел
Казанда 9 май бәйрәме, 2019 ел

Davamı

XS
SM
MD
LG