Казанда куәт оешмасы вәкилләре фәнни-агарту һәм мәдәни проектлар продюсеры Александр Грегоровичка фатирын тентергә килгән. Грегорович әйтүенчә, тентү иртәнге 6:50 сәгатьтә башланган. Тентү киңкүләм тәртипсезлекләргә чакыру (Русия җинаять кодексының 212.1 маддәсе, 1.1 өлеше) турында ачылган җинаять эше кысаларында узган. Тулырак монда укый аласыз.
"Газпром" Польша һәм Болгарстанга газ җибәрүне туктатты
"Газпром" Болгарстанның "Булгаргаз" һәм Польшаның PGNiG газ ширкәтләренә газ җибәрүне тулысынча туктатты. "Газпром" моны аларның газ өчен рубль белән түләмәвенә бәйләп аңлата.
Бу хәбәрләрдән соң Европада газ бәяләре 21 процентка артты һәм 1000 шакмак метр газ бәясе 1350 долларга җитте. "Газпром" шулай ук Болгарстан һәм Польша, газ транзиты илләре буларак, газ торбасыннан үзләренә газ алса, газ үткәргечкә газ җибәрү шул ук күләмдә киметеләчәк дип тә кисәтте.
26 апрельдә Польша хөкүмәтенең стратегик энергия инфраструктурасы вәкиле Пётр Наимской Варшауның газ өчен Мәскәүгә рубль белән түләргә җыенмавын белдерде. Болгарстан икътисад министрлыгы белдерүенчә, Русия газ өчен килешү шартларын бозып түләүне таләп итә.
Тулырак монда укый аласыз.
Белгород янында сугыш кирәк-яраклары саклагычында янгын чыккан
Белгород өлкәсенең Старая Нелидовка авылы янындагы янгынны сүндергәннәр, яраланучылар юк. Бу хакта төбәкнең гадәттән тыш хәлләр министры Сергей Потапов хәбәр итте. Элегрәк Telegram-да губернатор Вячеслав Гладков, беренче мәгълүматларга күрә, авылда сугыш кирәк-яраклары саклый торган урынның яна башлавы турында язган иде. Аңа кадәр губернатор шартлау тавышлары турында сөйләде. Интернетта видеолар чыкты, алардан һавада ут һәм төтен күренә.
27 апрельгә каршы төндә Курскида яшәүчеләр "шартлаулар" ишеткән дип хәбәр итте Курски өлкәсе губернаторы Роман Старовойт. Беренче мәгълүматларга күрә һава һөҗүменә каршы систем эшли башлаган. Корбаннар, җимереклекләр юк, дип белдерде губернатор һәм тулырак мәгълүматны соңрак хәбәр итәргә сүз бирде.
Тулырак монда укый аласыз.
Европа шурасы партнер оешмалары Русиянең Азат Европа/Азатлык Радиосына басымын һәм "ят агентлар" канунын хөкем итте
Европа шурасы платформының журналистиканы һәм журналистларның иминлеген яклауга ярдәм итү партнер оешмалары еллык хисабын чыгарды. Ул 2021 елны, шулай ук 2022 елның февралендә Украинага сугыш башланган чорны колачлый.
Хисапны мәгълүмат чаралары иреге мәсьәләләре белән шөгыльләнүче, хөкүмәтнеке булмаган 15 партнер оешма әзерләгән.84 битлек документта, бу хисап Европа шурасы карашын чагылдырмый дип искәртелә. Аерым алганда, хисапта Русиянең Азат Европа/Азатлык Радиосына басым ясавына, аның журналистларын эзәрлекләвенә зур игътибар бирелгән.
"2021 ел — журналистларга һәм мәгълүмат чараларына каршы аерым эшләр артуы белән билгеле булды, илдә калган матбугат ирегенең хәле нык начарайды", диелә документта. Анда шул исәптән Азат Европа/Азатлык Радиосының, "Медуза" һәм "Дождь"ның басымга дучар булуы искәртелә.
Тулырак монда укый аласыз.