Белгечләр: Русия икътисадына тергезелү өчен 10 ел кирәк, Украина икътисадына – 5 ел
"S&P Global Market Intelligence" аналитик ширкәте хисабына күрә, санкцияләрдән соң Русия икътисадына 2021 елгы дәрәҗәгә кайту өчен 10 ел кирәк булачак. 2022 елда Русиянең тулаем эчке продукты 11,1%ка төшәчәк дип көтелә, дип фаразлый белгечләр.
Украина тулаем эчке продукты бу елда 45,7%ка төшәчәк ди алар. Ләкин тергезелү процессы Украинада тизрәк барыр, сугышка кадәр дәрәҗәгә кире кайту өчен ил икътисадына 5 ел җитәчәк.
26 апрель иртәсенең хәбәрләре:
- БМО мәгълүматына күрә, Украинада сугыш башыннан бирле кимендә 2665 сивил кеше һәлак булган.
- Мариупольдә гади халык күпләп җирләнгән өченче зур кабер табылды.
- Украина хакимияте хәбәр иткәнчә, Русия хәрбиләре басып алган Кременная шәһәрендә мэрия һәм полиция бүлегендә газ шартлаган.
- Белгород өлкәсе башлыгы янә Украина ягыннан атышлар турында хәбәр итте.
ФСБ Украина иминлек хезмәте кушуы белән Соловьёвны үтерергә ниятләгән кешеләрнең тоткарлавын хәбәр итте
Русия президенты Владимир Путин Баш прокуратура хезмәткәрләре каршында чыгыш ясап, Федераль иминлек хезмәте Русиянең танылган тележурналистын үтерергә ниятләгән "террорчы төркемнең эшчәнлеген булдырмый калды" дип белдерде.
Ул журналистның исемен атамады. Соңрак ФСБга сылтама белән РИА Новости, сүз ВГТРКның Кремль карашларын яклаучы иң танылган алып баручысы- Владимир Соловьёв турында бара, дип хәбәр итте.
Украин ягы Мәскәүнең бу гаепләүләрен кире какты. ФСБның мондый белдерүләренә бәйсез экспертлар да шикләнеп карый.
Тулырак монда укый аласыз.
Украина президентының Кырымдагы вәкиле итеп кырымтатар билгеләнде
Украина президентының Кырым автономияле республикасында даими вәкиле вазифасына кырымтатар Тамила Ташева билгеләнде. Бу хакта вәкиллекнең матбугат хезмәте хәбәр итте.
Ташева Кырым платформасының вәкиллеге һәм офисы командасында 2019 елдан бирле эшли, диелә.
"Шуңа күрә бу билгеләнү алдагы казанышларны саклап калуга һәм аларның мәгънәви үсешенә юнәлдерелгән" – дип аңлаттылар вәкиллектә.