Рамзан Кадыров Украина сугышына Чечнядан бер төркем ихтыярилар китүен әйтте
Чечня башлыгы Рамзан Кадыров Украинага "хәрби операциядә" катнашу өчен тагын бер ихтыярилар төркемен җибәрү турында сөйләде. Аның сүзләренчә, алар Гудерместагы Русия махсус көчләре университетында укыту курсын тәмамлаган.
Киевта Рамазан аенда кырымтатарлар мөселманнарга күчтәнәчләр тараткан
Киевта кырымтатарлар мөселманнарга ифтарга күчтәнәчләр тараткан. Бу хакта тумышы белән Татарстаннан булган һәм инде 46 ел Украинада яшәгән Зөлфирә Бойко хәбәр итте.
"Кырымтатарлар бик ярдәмчел, бик актив", ди Зөлфирә ханым.
23 апрель иртәсенә кыскача хәбәрләр:
- Сугыш башланганнан бирле Украинада 208 бала һәлак булган, 387 яраланган - Украина баш прокуратурасы.
- Украина ягы хәбәр итүенчә, Луһански, Харьков һәм Донецки өлкәләрендә каты сугышлар бара. Украина хәрби көчләренең баш штабы әйтүенчә, Русия гаскәрләре Славянски юнәлешендә алга барырга тырыша.
- АКШ Дәүләт секретаре урынбасары Виктория Нуланд Украинадагы сугыш вакытында Владимир Путин "куркыныч нәтиҗәләргә китерергә мөмкин төрле төрдәге коралларны", шул исәптән атом коралын куллануга боерык бирә ала, диде. Нуланд моны Украинаның "Европейская правда" басмасына биргән интервьюсында әйтте.
- 23 апрельдә Мариупольдән һуманитар коридор ачылырга мөмкин. Бу хакта үз Facebook битендә Украина вице-премьеры Ирина Верещук язды.
- Молдова Русиянең Украинадагы сугышы максатының икенче этабы булып Украина көньягында тулы контроль булдыру һәм Молдова чикләренә чыгу турындагы мәгълүматка тирән борчылу белдерде.
Элек һәм хәзер. Рәссам Зоя Черкасская
Рәссам Зоя Черкасская 1976 елда Киевта туган, шунда сәнгать мәктәбендә укыган, 1991 елда, 15 яшендә, Совет берлеге җимерелүгә ике атна кала Израилгә күченгән, Тель-Авивта сәнгать мәктәбен тәмамлаган.
Гротеск һәм кара юмор белән мавыгучы авангард рәссам санала. Аның стилен соцреализмның яңа төре дип атыйлар.
Бу галереяда бер якта рәссамның совет чорындагы балачак хатирәләре, икенче якта - хәзерге чынбарлык күренешләре.