Сугыш башыннан бирле Русиядән 750дән артык чит ил ширкәте киткән
Украинага һөҗүм башланганнан соң, 750дән күбрәк чит ил ширкәте Русиядә эшчәнлеген туктаткан. Моны Йель менеджмент мәктәбендә санаганнар.
Институт Русиядән киткән ширкәтләр исемлеген дә әзерләгән. Исемлектә илдән китү дәрәҗәсенә карап, ширкәтләр биш категориягә бүленгән.
Япония Курил утрауларнын "канунсыз оккупацияләнгән" дип атады
Соңгы 20 елда беренче тапкыр Япония тышкы эшләр министрлыгы Курил утрауларын "канунсыз оккупацияләнгән" җирләр дип атады.
Мондый билгеләмә "дипломатиянең зәңгәр китабы"нда язылган, бу Япония 1957 елдан бирле ел саен бастырган дипломатие белешмә булып тора. 22 апрельдә тәкъдим ителгән китапта шулай ук Русиянең Украинага һөҗүме "халыкара тәртип нигезләрен бозган көч куллану" белән уза диелә.
Икенче дөнья сугышы тәмамланудан соң Курил утраулары Советлар берлегенә күчкән. Япония үзенең элекке җирләренә дәгъва кыла.
22 апрель иртәсенә төп хәбәрләр кыскача:
- Узган тәүлектә Харьков һәм Харьков өлкәсенә һавадан кимендә 50 һөҗүм ясалган, дип хәбәр итте өлкә идарәсе башлыгы Олег Синегубов.
- Дөнья банкы исәбенә күрә, Украина биналарына һәм инфраструктурасына Русия башлаган сугышы аркасында зыян 60 миллиард доллар чамасы тәшкил итә.
- Мариуполь хакимияте Мангуш авылындагы "кардәш кабер" турында хәбәр итте, анда "меңнәрчә" гади кеше күмелгән булырга мөмкин, диделәр алар. Иярчен фотоларында 300 метр озынлыгы булган траншея күренә, журналистлар аны зур кабер дип фаразлый.
- Австралия 147 Русия ватандашына карата яңа чикләүләр керткән. Санкцияләргә Русия тышкы эшләр министры да эләккән.
- Зеленский белдергәнчә, Русия Пасхада вакытлыча тынычлык тәкъдименнән баш тарткан. "Бу Русия җитәкчелегенең христиан ышануына нинди мөнәсәбәттә булуын яхшы күрсәтә", диде ул.
- Росавиация һава ширкәтләренә GPS-сыз очышларга әзерләнергә киңәш итте – "Известия".
Донбассны яклап "хәйрия" тамашасы җыйган Ваһапов фонды "Без бергә!" ди. Рифат Фәттахов җыйган җырчылар кем хөрмәтенә җырлый соң? Карап карыйк әле.