Башкортастан Корылтаенда ЛДПР фракциясе җитәкчесе Вячеслав Рябов республика башлыгы Радий Хәбировка хат язган. Ул Уфадагы яңа урамга, тыкрыкка, паркка яки скверга Владимир Жириновский исемен бирү мөмкинлеген карауны сораган, моны "бөек сәясәтченең истәлеген мәңгеләштерү өчен" дип аңлаткан. Бу хакта "Коммерсантъ" яза.
Хатта әйтелгәнчә, Владимир Жириновский – ЛДПРны оештыручы һәм аның алыштыргысыз рәисе, Русия думасының барлык сигез чакырылышында да депутат булган кеше. "Аның барлык казанышлары һәм регалияләре санап бетергесез. Ул Русия парламентаризмы, илнең кануннар җыелмасы һәм демократик нигезләре формалашуга һәм аларның үсешенә зур өлеш кертте", диелә мөрәҗәгатьтә.
2018 елда Жириновскийга Башкортстан дәүләт университетының хөрмәтле профессоры исеме бирелгән иде. Вячеслав Рябов фикеренчә, республикада яшәүчеләр сәясәтчене "хөрмәтли, ихтирам итә", чөнки ул аларның күпчелегенә ярдәм иткән. Рябов сүзләренчә, бу тәкъдимне фирканең төбәктәге бүлекчәсе дә хуплый.
Зеленский 934 торак пункт Русия гаскәреннән азат ителде дип белдерде
Украина президенты Владимир Зеленский сугыш башыннан бирле илнең 934 торак пункты Русия гаскәрләреннән азат ителде дип белдерде.
"Украинаның азат ителгән шәһәрләре һәм авыллары гадәти тормышка кайту дәвам итә. 934 торак пункт азат ителде инде. 435 торак пунктта полиция эшли башлады. 431 авылда җирле үзидарә эшләп китте. 361 торак пунктта һуманитар штаблар эш башлады. Акрынлап кешеләрнең медицина һәм белем бирү хезмәтләреннән, файдалана алуын, социаль яклау оешмалары эшчәнлеген торгызабыз. Электр, газ су белән тәэмин итү торгызыла", дип белдерде Зеленский видеомөрәҗәгатендә.
Шул ук вакытта ул азат ителгән торак пунктларга кайтучыларны бик игътибарлы булырга чакыра.
"Тикшерелмәгән җирләргә кермәскә. Әлегә урманнарга кермәскә. Минага охшаш әйбер күрсәгез, шундук полициягә яки коткаручыларга хәбәр итегез. Кичектермәгез һәм куркыныч әйберләрне мөстәкыйль рәвештә алып ташларга тырышмагыз", дип мөрәҗәгать итә президент.
Хәзерге вакытта Украинаның көнчыгыш һәм көньяк төбәкләрендәге җирләрнең бер өлеше Русиянең бәреп кергән гаскәрләре контролендә.
Украина кораллы көчләре баш штабы мәгълүматына күрә, украин гаскәрләре саклана, торак пунктларны азат итүгә кагылышлы чаралар башкара һәм Русия гаскәрләренә алга таба хәрәкәт итергә мөмкинлек бирми.
Татарстанда һәм Башкортстанда, шулай ук Мари Илендә мәктәп линейкаларында дәүләт гимнын гына түгел, республика гимннарын да яңгырату тәкъдиме карала, дип яза "Известия".
Алданрак Русия мәгариф министры Сергей Кравцов илнең барлык мәктәпләрендә яңа уку елында һәр атна башында гимн җырланачак һәм Русия байрагы күтәреләчәк, дип белдергән иде.
Башкортстан мәгариф министры Айбулат Хаҗин белдерүенчә, линейкаларда Русия гимнын гына түгел, республика гимнын да яңгырату тәкъдиме турында хөкүмәттә фикер алышалар.
"Әгәр безнең ике дәүләт теле икән, билгеле Башкортстан республикасының дәүләт символикасы да бар. Хөкүмәттә фикер алышканнан соң, алга таба тормышка ашырырга да мөмкин булыр иде. Мин дүшәмбе (25 апрельдә) республика башлыгының оператив киңәшмәсендә бу тәкъдим белән чыгачакмын", дигән министр.
Татарстан Дәүләт шурасының мәгариф, фән һәм мәдәният комитеты әгъзасы Ркаил Зәйдулла "әгәр республикада Русия гимнын уйнатсалар, аның артыннан Татарстан гимны да башкарылырга тиеш", дип белдерде.
"Татарстан – милли республика. Зур илгә мәхәббәт кече ватанга мәхәббәттән башлана. Әгәр кеше кече ватанын, үз халкын, шәһәрен яратмаса, ул үзенең зур ватаны язмышы турында ничек уйлый алачак? Ике гимнны да җырлау күп вакыт алмаячак – Русия гимнының бер строфасын, соңыннан Татарстан гимнын. Яки киресенчә. Якында безнең сессия булачак, бу мәсьәлә турында Дәүләт шурасында фикер алышырбыз", дигән Ркаил Зәйдулла.
12:30га төп хәбәрләр кыскача:
- Дума рәисе Вячеслав Володин Русиянең хәзерге сугышта үзенә җирләрне "кайтаруын" белдерде. "Бездән күп нәрсә тартып алдылар. Хәзер ил үзенә бу активларны да, җирләрне дә кайтара", диде ул.
- Украина вице-премьеры Ирина Верещук Мариупольдәге "Азовсталь"дан кичекмәстән һуманитар коридор ачарга таләп итте. Аның сүзләренчә, анда меңгә якын сивил халык һәм 500 яраланган хәрби бар.
- Русия мәхкәмәсе Google ширкәтенә 11 миллион сумлык штраф салган. Штраф Украинадагы сугыш турында "фейкларны" (Русия рәсмиләре үз белдерүләренә туры килмәгән хәбәрләрне шулай атый) бетермәү өчен салынды.
- Forbes Русиянең иң бай 200 эшкуары исемлеген чыгаруны көзгә кадәр кичектерде. Бу "базарларда тотрыксыз вазгыять" белән аңлатыла.
- Австрия Русиядән нефть импорты һәм эшкәртүен туктата, дип хәбәр итте OMV ширкәте.