Татарстаннан чираттагы үлем турында хәбәр
Кайбыч районыннан Артем Нагоркин Олы Подберезье авылыннан булган. 2017 елда ул хәрби хезмәткә киткән, шуннан соң контракт нигезендә Ростов өлкәсендә хезмәт итүен дәвам иткән, танк командиры булган.
Русия Украинада башлаган сугышта Артем 17 апрель көнне һәлак булган.
21 апрель иртәсенең төп хәбәрләре:
- Мариупольдагы "Азовсталь" корылмасыннан һуманитар коридорны беркем дә кулланмады. Рамзан Кадыйров бүген "төшкә кадәр" яки "төштән соң" "Азовсталь" Русия хәрбиләре кулына күчәчәк дип белдерде.
- АКШ Русиягә каршы санкцияләр исемлеген киңәйтте. Чикләүләргә Транскапиталбанк, Русия үзәк банкы җитәкчесе урынбасары Ксения Юдаева, "Открытие" банкына бәйле русияләр өстәлгән.
- Германия Русия нефтеннән 2022 елның азагына кадәр баш тартачак, дип белдерде Германиянең чит эшләре министры Анналена Бербок.
- Украина һәм Русия арасында килешү процессы торгызылырга мөмкин. Украина Русиядән килешү тәкъдимнәрен алуын раслады, хәзерге вакытта алар өйрәнелә.
- Тәмәкеләр җитештерүче Imperial Brands ширкәте Русиядәге бизнесны инвесторларга тапшыра. Мондый карар Русиянең Украинага һөҗүме аркасында кабул ителгән.
Украинада сугыш башланганнан соң илдән киткән Тимур Бикмәмбәтов һәм Чулпан Хаматова "Алтын битлек" тантанасында катнаша алмадылар
Русиянең төп театр бүләгенә быел Илгиз Зәйниев пьесасына куелган "Хуҗа Насретдин" спектакле лаек дип табылды. Әсәрне Мәскәүдәге "Милләтләр театры" сәхнәсендә билгеле режиссер Тимур Бикмәмбәтов куйган.
Шушы театрның "Горбачев" спектакле дә быел "Алтын битлек"кә ия булды. Анда төп рольне Чулпан Хаматова башкара.
Русиянең төп театр бүләгенә быел Татарстаннан биш театр 20 номинациядә катнашты, әмма берсе дә җиңә алмады.
Кемнәр җиңгәне һәм кемнәр җиңмәгәне турында тулырак монда.
КФУ хезмәткәрләренә бер көнлек хезмәт хакын Украина качакларына бирергә тәкъдим ителгән
Казан федераль университеты хезмәткәрләренә бер көнлек хезмәт хакын Украина качакларына бирергә тәкъдим ителгән. Бу хакта уку йортының ректор вазифаларын башкаручы Дмитрий Таюрский имзалаган документта әйтелә.
"КФУ хезмәткәрләре профкомы Украинадан килгән качакларга КФУның һәрбер хезмәткәреннән бер көнлек хезмәт хакы күләмендә матди ярдәм күрсәтү тәкъдиме белән чыкты", диелә анда.
Документта КФУның һәр бүлегендә җыелыш җыярга һәм карар кабул итәргә кирәк диелгән. Җыелышларның нәтиҗәсе 22 апрельгә кадәр җиткерелергә тиеш.
Тулырак монда.