Украина кеше хокуклары вәкиле: “Мариупольдә 170 меңләп кеше ачлыктан интегә”
“Шәһәрдә коточкоч азык-төлек кытлыгы. Шул ук вакытта оккупантлар бер тәүлек эчендә 3,5 мең азык-төлек тупланмасы китерүләрен һәм 9 мең кешене кайнар ризык белән тәэмин итүләрен белдерә. Бу — шәһәрдәге халыкның 6,5 проценты гына. Ике ай дәвам иткән блокада вакытында рашистлар Мариупольгә Украинадан яки халыкара оешмалардан бер генә һуманитар конвойны да кертмәде, — дип язды Украина Югары радасының кеше хокуклары вәкиле Людмила Денисова.
Уфада сугышка каршы пикет өчен Русия кораллы көчләрен дискредитацияләүдә гаеплиләр
Уфаның 9нчы полиция бүлеге хезмәткәрләре кичә сугышка каршы ялгыз пикетка чыккан 49 яшьлек Илдар Солтангировны Русия кораллы көчләрен дискредитацияләүдә гаепләп протокол төзегән. Бу турыда аның адвокаты Айдар Хызыров “Коммерсантъ”ка белдергән. Үз гамәлен аңлатып Солтангиров “Русия белән Украина арасындагы хәзерге хәлләргә бик нык тискәре караш белдерү теләге” турында язган.
Кичә полиция Солтангировны тоткарламаган, аның өенә бүген килгәннәр. Мәхкәмә көне әлегә билгеләнмәгән.
Зеленский: Макрон Путинның "йөзен саклау" өчен юл бирүләргә ризалашырга тәкъдим итте
Франция президенты Эммануэль Макрон, Русия президенты Владимир Путинның "йөзен сакларга" ярдәм итү өчен, Украинага "суверенитетка кагылышлы юл бирүләргә ризалашырга" тәкъдим иткән.
Бу хакта Италиянең Rai 1 телеканалына әңгәмәсендә Украина президенты Владимир Зеленский белдергән.
Зеленский Украина "кемнеңдер нәрсәсендер сакларга һәм шуның аркасында җирләрен югалтырга" әзер түгел дип искәрткән.
Тулырак монда укый аласыз.
14 май иртәсенә кыскача хәбәрләр
- 13 майда Русия һөҗүмнәре нәтиҗәсендә Луһански өлкәсендә 50дән артык йорт җимерелгән. Бу хакта төбәк башлыгы Сергей Гайдай хәбәр итте.
- Украинада сугыш башланганнан бирле илдә барлыгы 227 бала һәлак булган, кимендә 420 бала яраланган дип белдерле Украина прокуроры офисы.
- 14 майдан Русия Финляндиягә электр энергиясе сатуны туктаткан. Бу электр өчен түләмәү белән аңлатыла. Финляндия ягы әлеге югалтуларны Швециядән һәм илнең үзеннән каплый ала дип белдерде. Русиядән килгән электр энергиясе 10 проценты тәшкил иткән.
- Бәяләр арту сәбәпле, Һиндстан бодай экспортын тыйган. Элек ил хакимиятләре Украинадагы хәлләр сурәтендә Һиндстан бодае дөнья базарында дефицитны каплый ала дип белдергән иде.