2026, 24 Noyabr, çərşənbə axşamı, Bakı vaxtı 15:37
Русия хәрбиләре Мариуполь шәһәреннән китүче җирле халык машиналарын тикшерә, 20 март 2022
Русия хәрбиләре Мариуполь шәһәреннән китүче җирле халык машиналарын тикшерә, 20 март 2022

Сугыш көндәлеге. 26нчы көн

24 февраль иртәсендә Русия президенты Владимир Путин Украинага каршы сугыш башлады. Азатлык иң мөһим вакыйгаларны җанлы блогта теркәп бара.

🔸 24 февраль иртәсендә Русия президенты Владимир Путин Украинага каршы сугыш башлады.

🔸 Азатлык 85 көн буена бу сугыш тирәсендәге иң мөһим вакыйгаларны җанлы блогта теркәп барды.

🔸 Шушы вакыт эчендә анда 1200ләп пост дөнья күрде, аларны меңнәрчә кеше карады.

🔸 Көн саен яңа корбаннар, җимерү, югалтулар китерүче мәгънәсез сугыш дәвам итә, аның очы-кырые күренми.

🔸 Әлегә без җанлы блогны туктатып торабыз, сугыш тирәсендәге вакыйгаларны сайттагы хәбәрләрдә, язмаларда, социаль челтәрләрдә, телеграм каналында яктыртуны дәвам итәрбез.

Бездән аерылмагыз!

10:08 20.4.2022
Мариуполь
Мариуполь

Украина хәрби идарәсенең иртәнге хисабында әйтелгәнчә, Донбассның Украина контроле астында калган өлешендә каты сугышлар бара.

Русия гаскәрләре Мариупольны басып алырга тырыша, "Азовсталь" заводы тирәсендә тупланган Украина хәрбиләре каршы торуны дәвам итә. Аларга бүген сәгать 14.00га кадәр "һуманитар сәбәпләр"дән чыгып бирелергә тәкъдим ителде. Сишәмбе көнне шундый ук тәкъдимне алар кире какты.

Донецки өлкәсендә Марьинка бистәсе, шулай ук Большая Новоселка, Ровнополь һәм Сторожевое авыллары янында каты сугыш бара. Харьковны утка тоту туктамый. Русия гаскәрләре Изюмга һөҗүм ясарга тырышты, әмма каршылыкка очрады.

Луһански өлкәсендә иң каты сугыш Попасная һәм Северодонецки тирәсендә бара. Украина ягы әйтүенчә, 130 яраланган Русия хәрбие Новоайдар шәһәрендәге хастаханәгә китерелгән.

10:24 20.4.2022
Татьяна Гурьева
Татьяна Гурьева

Чаллы шәһәр шурасы депутаты Татьяна Гурьева азык-төлеккә, даруларга торак-коммуналь хезмәтләргә бәяләр үсүгә каршы имзалар җыя башлаган, дип яза Сhelny-biz басмасы.

Ул бу имзаларны Русия һәм Татарстан президентларына, Дәүләт Шурасына, Русия думасына, шулай ук депутат Әлфия Когогинага җибәрергә ниятли.

"Хәзерге вазгыять авырлыкларын аңлыйбыз, әмма бәяләр нигезсез арта дип саныйбыз", диелә Гурьева белдеүендә. "Бәяләрне байларны баету өчен, ясалма арттыралар", дигән ул.

Тормыш өчен әһәмиятле тауарларның кайберләре 50-100 процентка кыйммәтләнде, дип язган депутат һәм кәбестәне мисалга китергән, ул аны "алтын" кебек булды, дигән.

Татьяна Гурьева бәяләр артуын туктатуны һәм кырыс дәүләт контроле кертүне, яшәү минимумын 30 мең сумнан да ким итмәүне, уртача хезмәт хакын – 70 мең сум, пенсияне – 40 мең сум итеп билгеләүләрен сорый. Тулырак безнең сайтта.

Ачылмаса көзге-сайт.

10:29 20.4.2022

20 апрель иртәсенә төп хәбәрләр:

  • Русия саклану министрлыгы Мариупольдәге “Азовсталь” корылмасы янында “тынлык режимын” игълан итте. Кичә андагы хәрбиләргә әсирлеккә бирелергә тәкъдим ителде, ләкин беркем чыкмаган. Хәзер Русия саклану министрлыгы украин хәрбиләренә бүген заводтан чыгарга тәкъдим итә.
  • Төнлә Русиядә Tiktok кушымтасы AppStore-дан юкка чыкты. Иртүк кушымта онлайн кибеткә кире кайтты.
  • Русиянең Беренче каналы “Азовсталь” территориясеннән 120ләп сивил кеше чыккан дип белдерде. Моңарчы Русия җитәкчелеге “Азовсталь”да тыныч халык булуын инкяр итә иде.
  • General Motors автоконцерны Русиядән тулысынча китүен игълан итте. Илдә эшчәнлеген туктатулары турында Toshiba ширкәте һәм SAP IT-оешмасы белдерде.
  • Киев өлкәсе полициясе башлыгы өлкәдә меңнән артык тыныч халык үлгән дип хәбәр итте.
  • Русия армиясе украин хәрбиләренә көнчыгышка хәрәкәт итәргә комачаулый, дип белдерә Британия саклану министрлыгы. Шуңа күрә бөтен Украина территориясендә шәһәрләргә һөҗүмнәр ясала.
11:19 20.4.2022

Көнбатыш Украинага тагын да күбрәк корал бирергә вәгъдә итте

Кушма Штатлар, Британия һәм Канада Русия зур һөҗүм башлаган шартларда, Донбассны яклау өчен Украинага тагын да күбрәк артиллерия бирергә вәгъдә итте.

АКШ президенты Джо Байден 19 апрельдә Британия премьеры Борис Джонсон, Канада хөкүмәте җитәкчесе Джастин Трюдо, шулай ук Көнбатышның башка лидерлары белән читтән торып сөйләшкәннән соң, Америкадан Киевка җибәреләсе сугыш-кирәк яракларының чираттагы партиясенә шушы артиллерия коралларының да кертеләчәген әйтте.

"Аларга артиллерия ярдәме кирәк. Башка күп кенә ярдәм төрләренә өстәп аларга моны бирәчәкбез", дип белдерде үз чиратында Борис Джонсон.

Джастин Трюдо сүзләренчә, Канада авыр артиллерия кораллары бирәчәк, ул тулырак мәгълүматны бераз соңрак хәбәр итәчәген әйтте.

АКШ саклану министрлыгының рәсми вәкиле Джон Кирби исә, Вашингтон, алдан озаклап әзерләүне таләп итми торган җайланмалар белән бергә, украин көчләре сугыш кырында шундук куллана алырдай системнар җибәрүгә йөз тотмакчы дип искәртте. Тулырак безнең сайтта, ачылмаса көзге-сайтта.

Davamı

XS
SM
MD
LG