Русия кара исемлеккә 398 АКШ конгрессмены һәм 87 Канада сенаторын кертте
Бу АКШ белән Канада Русиягә каршы сугыш башлаганы өчен керткән санкцияләргә җавап, дип аңлатты Русия Тышкы эшләр министрлыгы.
Моннан тыш министрлык Чехия илчелегенең өлкән дипломатын Русиядә теләнмәгән кеше дип игълан итте һәм аңа Русиядән 17 апрельгә кадәр китәргә кушты.
14 апрель, Русиянең Украинага каршы сугышының 50нче көне иртәсенә төп хәбәрләр:
- Австралия 14 Русия ширкәтенә каршы санкцияләр кертә, алар арасында Татарстаннан КАМАЗ да бар.
- Русия кара исемлеккә 398 АКШ конгрессмены һәм 87 Канада сенаторын кертте. Моны әлеге илләрнең санкцияләренә җавап дип аңлаттылар.
- Monotype ширкәте (аның Times New Roman, Arial, Verdana һ.б. шрифтларга автор хокуклары бар) Русиядән кулланучыларга үз шрифтлар каталогына керүне япкан – Ведомости.
- Чехия илчелеге Киевка кайткан. Моны Прага Украинага теләктәшлек белдерү дип атады.
- Русия саклану министрлыгы "Москва" ракет крейсерында янгын турында хәбәр итте, зыян күрүчеләр турында әйтелмәде. Әлеге крейсер Русиянең Кара диңгез флотының флагманы һәм иң көчле корабы булып тора.
Австралия КАМАЗга каршы чикләүләр кертә
Украинадагы сугышы өчен Русиягә каршы өстәмә чикләүләр кертелә. Австралиянең яңа санкцияләре 14 Русия ширкәтенә кагыла, алар арасында Татарстаннан Камаз да бар.
Санкцияләр шулай ук "Газпром", "Транснефть", "Газпром нефть", "Алроса", "Ростелеком", "Русгидро" һәм башка ширкәтләргә кагыла.
Февраль азагында Камаз Европа берлеге чикләүләренә эләккән иде.
"Русия контрактникларының 40%ы кире сугышка кайтудан баш тарта"
Белгечләр һәм Көнбатыш күзләү мәгълүматына күрә, Донбасс өчен сугыш якын көннәрдә башланырга мөмкин. Conflict Intelligence Team тикшеренү төркемен оештыручы Руслан Левиев фикеренчә, Русия армиясе башта Мариупольны тулысынча яулап алырга тырышачак.
"Настоящее время"га биргән әңгәмәсендә белгеч Украинада булган 40%лап контрактниклар кире сугышка кайтудан баш тарта дип сөйләде. Әңгәмәне урыс телендә тыңлый аласыз: