Украинаның Тышкы эшләр министрлыгы мәҗбүриләп Русиягә депортацияләнгән украиннарны якын илләрдәге Украина илчелекләре белән элемтәгә керергә чакырды. Министрлык илчелекләрнең адресларын үзенең телеграм каналында урнаштырды.
Казанга да 2нче һәм 3нче апрельдә Украинадан барлыгы меңгә якын кеше килде. Украина ягы Мариуполь кешеләрен Казанга Русия мәҗбүриләп китерде дип белдерде.
Русиядә томаланган "Медиазона", Republic, "Тайга.Инфо" һәм Чиләбенең "Лентачел" басмасы Мәскәүнең Тверь районы мәхкәмәсенә үзләрен томалаулары турындагы карарларны канунсыз дип табуны таләп итеп дәгъва тапшырган. Бу хакта "Сетевые свободы" проекты хәбәр итә.
24 февральдә Русия Украинага каршы сугыш башлаганнан соң, Роскомнадзор мәгълүмат чараларыннан бу вакыйгаларны яктыртканда бары тик Русиянең рәсми чыганакларыннан алынган мәгълүмат-белешмәләрне генә куллануларын таләп итте.
Шуннан соң Баш прокуратура хәрби хәрәкәтләрне, янәсе Русия гаскәре турында "ялган белешмәләр урнаштырып"яктырткан сайтларны томалауны таләп итә башлады.
"Редакция бу гамәлләрне канунсыз дип саный һәм мәхкәмәгә мөрәҗәгать итте. Томалауны кичекмәстән гамәлдән чыгаруларыннан тыш, "Тайга.инфо" шулай ук мәхкәмәне Баш прокуратураның 24 февральдә һәм 9 марттагы таләпләрен, [томалау турындагы карарны Роскомнадзор аларга нигезләнеп кабул иткән] канунсыз дип тануны сорый", диелә "Тайга.инфо белдерүендә.
"Тайга.Инфо" дәгъвасы нигезендә мәхкәмә утырышы 21 апрельдә узачак.
"Сетевые свободы" шушындый ук дәгъваларны "ВКонтакте" томалаган Ateo паблигы, DOXA студентлар журналы һәм башка мәгълүмат чаралары да әзерләвен хәбәр итә.
Русия башлаган Украинадагы сугышта Башкортстаннан тагын бер егет һәлак булган. 22 яшьлек Винер Сәйфуллин контракт нигезендә хезмәт иткән. Бу хакта Кыйгы районы хакимиятенең Вконтакте битендә язылган.
Сәйфуллин 1999 елны Югары Кыгыйда туган. 2018 елда армиягә алынган һәм 2019 елда Оренбур өлкәсе Тоцкое – 4 бистәсе хәрби бүлегендә контракт нигезендә хезмәт итә башлаган.
Азатлык Украинадагы сугышта һәлак булган Татарстан һәм Башкортстан егетләрен бер исемлеккә туплап бара.
Татарстан театрлары, мәдәни оешмаларга Русиянең Украинага каршы башлаган сугышына теләктәшлек белдерү күрсәтмәсе төшерелгән, күрәсең. Театрлар, музейлар Z хәрефен урнаштыруны дәвам итә. Кемдер аны зур итеп ясап элеп куя, кемдер башка ысуллар таба.