Киев янында сугышта фотожурналист Максим Левин югалган дип яза "Укринформ". Соңгы тапкыр ул 13 мартта элемтәгә чыккан булган.
Дусты Маркиян Лисейко сүзләренчә, 13 мартта Левин үзенең машинасында чыгып киткән, аны Гута Межигорская авылы янында калдырган һәм Мощун авылына таба киткән.
Максим Левин хезмәткәрләре һәм дуслары ул яраланган булырга яки Русия әсирлегенә төшкән булырга мөмкин дип фаразлый.
Бу – Максим Левинның Киев өлкәсендәге Бородянка, Ирпень һәм Васильково шәһәрләрендә төшерелгән фотолары.
Русия табиблары: 80нән артык даруга, шул исәптән инсулинга һәм балаларның нурофен даруына кытлык бар
Бу "Врачи.рф" һөнәри берләшмәсенең сораштыруыннан күренә, анда 14 марттан 21 мартка кадәр чорда Русиянең өч меңнән артык табибы катнашкан. Тикшеренүнең нәтиҗәләрен "Ведомости" чыгарды.
Сәламәтлек саклау министрлыгы исә, санкцияләргә карамастан, Русиягә дарулар кайта дип ышандыра.
Сораштыру кысаларында табиблар авыруларының инсулин һәм шикәр чиреннән дарулар, калкансыман биз өчен препаратлар, ялкынсынуга каршы дарулар (аерым алганда балалар өчен нурофен), эпилепсиягә, көзән җыеруга, депрессиягә каршы дарулар, эчелә торган контрацептивлар һәм һормональ терапиягә алмаш препаратлар сатып алганда авырлыкларга юлыгуын белдергән.
Татарстанда елына 10 Ту-214 очкычы җитештерергә ниятлиләр
Санкцияләр вазгыятендә, Татарстанда елына юлчылар ташучы 10 Ту-214 очкычы җитештерергә ниятлиләр. Хәзерге вакытта Ту-214не чикләнгән күләмдә "С.П. Горбунов исемендәге Казан авиация заводы" чыгара.
Бу хакта Русия вице-премьеры Юрий Борисов хәбәр итте, ул Казан авиация заводына килде.
"Бүген без этаплап, кимендә 10 Ту-214 очкычы җитештерүгә ничек чыгасыбыз турында фикер алышачакбыз", дигән Борисов.
Ту-214 очкычлары нигездә Русия компонентларыннан тора, җитештерү вакытында кулланылучы чит ил өлешләре аз күләмдә кулланыла, әмма аларны якын елда Русиянекенә алыштырырга өметләнәләр.
22 мартка соңгы хәбәрләр:
- Украинада хәрби хәл тәртибе 25 апрельгә кадәр озайтылды.
- "Комсомольская правда" Русия саклану министрлыгына сылтама белән Украинада Русия хәрбиләренең 9861е үтерелүе һәм 16 153е яралануы турында хәбәр бастырды. Соңрак бу хәбәр төзәтелде һәм язмадагы бу саннар юкка чыкты. Украинадан килгән соңгы мәгълүматларга караганда, сугыш башланганнан бирле 15 меңгә якын Русия солдаты һәм офицеры һәлак булган. Би-би-си Украинада һәлак булган русиялеләрнең ким дигәндә 557 исеме расланган дип саный.
- Оккупацияләнгән Украина шәһәрләрендә халыкның Русиягә каршы митингларын ут ачып тарату дәвам итә.
- Кремль русияләрнең чиреге Украинадагы сугышка каршы булуын таныды, ләкин "азчылык ул азчылык" дип белдерде.
- "Новая газета" баш мөхәрире Дмитрий Моратов Украина качаклары файдасына үзенең Нобель медален сатачак.
- Украина саперлары берләшмәсе сугыштан соң ил территориясенең 1/6 ын миналардан чистартырга кирәк булачак, дип белдерде.
- "Украина Нафтогаз" башлыгы Юрий Витренко хәбәр иткәнчә, Русия газын Украина аша тапшыру дәвам итәчәк, "әлегә бу техник яктан мөмкин булачак".
- Санкцияләр вазгыятендә, Татарстанда елына юлчылар ташучы 10 Ту-214 очкычы җитештерергә ниятлиләр. Хәзерге вакытта Ту-214не чикләнгән күләмдә "С.П. Горбунов исемендәге Казан авиация заводы" чыгара. Бу хакта Русия вице-премьеры Юрий Борисов хәбәр итте, ул Казан авиация заводына килде, дип яза "Интерфакс".
- Украинадагы сугышта Күмертаудан Александр Потапов һәлак булган. Бу хакта Күмертау пабликлары яза.