Bloomberg: Русиядә дефолт вакытын санау иртәгә, 16 мартта ук башланырга мөмкин
Русия хөкүмәте доллар облигацияләре өчен 16 мартта 117 млн доллар күләмендә процент акчалары түләргә тиеш. Bloomberg язуынча, Русия ул бурычын доллар белән түләүдән баш тартып рубль белән түләсә, бу илнең дефолт юлыннан китүе буларак бәяләнәчәк. Элегрәк Русия сугыш башлау сәбәпле кертелгән чикләүләр аркасында бурычын рубль белән түләргә җыенуын белдергән иде. Bloomberg Русиянең түләнмәгән тулай тышкы дәүләт һәм корпоратив бурычы 150 млрд долларга якын булуын да яза. Украинага каршы сугыш башлау нәтиҗәсендә быел Русиядә дефолт булу мөмкинлеге 70ләп процент дип исәпләнә. Монда тулырак.
Русиянең Беренче канал хезмәткәре Марина Овсянниковага 30 мең сум штраф салганнар. Кичә ул Беренче канал эфирында сугышка каршы плакат күтәреп чыккан иде. Аңа кадәр сугышка каршы видео мөрәҗәгать яздырган иде. Акчалата штраф халыкны митингларга өндәгән шул видео мөрәҗәгать өчен диелә.
БМО: Украинадан киткән качаклар саны 3 миллионга якынлаша
Русия 24 февральдә Украинага бәреп кергәннән бирле 14 март 13:00 сәгатькә кадәр 2 млн 950 меңнән артык кеше башка илгә сыенган. Бу турыда БМОның качаклар мәсьәләләре югары комиссары идарәсе хәбәр итә.
Идарә белдерүенчә, аларның 60 проценттан артыгы Польша чиге аша киткән. Польшага 1 млн 700 меңнән артык Украина ватандашы килгән. Романиягә 450 меңнән артык, Маҗарстанга 260 меңнән артык, Словакиягә 210 меңнән артык, Молдовага 90 меңгә якын украин качагы килгән. 140 меңнән артык Украина ватандашы Русиягә һәи бер меңнән бераз гына артыграк кеше Беларуска килгән.
Русия Европа шурасына бу оешмадан чыгуын белдергән
Бу турыда Европа шурасы Парламент ассамблеясының элекке рәис урынбасары, Русия думасы депутаты Петр Толстой белдерде. Русия оешмадан чыгу процессын тәмамлаганнан соң Русия ватандашлары Европа кеше хокуклары мәхкәмәсенә мөрәҗәгать итә алмаячак, ә Мәскәү үлем җәзасын куллану мораториен үтәү йөкләмәсеннән азат булачак.
Русия бу оешмага 1996 елда кушылды. Президент Путин Украинага каршы сугыш башлагач, бу елның февраль ахырында Европа Шурасы Русиянең андагы әгъзалыгын туктатып торырга булды. 14 мартта Парламент ассамблеясы Русияне Европа шурасыннан чыгаруны хуплап тавыш биргән иде. Бу Европа кеше хокуклары мәхкәмәсе карарларының Русиядә үтәлмәве белән аңлатылды.
Шул ук вакытта Европа шурасы, Русиянең әгъзалыгы туктатылса да, Русиядәге кеше хокукларын яклаучылар, демократик көчләр, ирекле медиа һәм сивил җәмгыять белән бәйләнешләрне саклап калу юллары турында да уйлый диелә.