Keçid linkləri

2026, 25 Mart, çərşənbə, Bakı vaxtı 11:33
Бомбаланган Мариуполь. Җирле халык машиналарына утырып Русия хәрбиләре утка тоткан шәһәрдән китә. 17 март 2022
Бомбаланган Мариуполь. Җирле халык машиналарына утырып Русия хәрбиләре утка тоткан шәһәрдән китә. 17 март 2022

-LIVE- Сугыш көндәлеге. 23нче көн

24 февраль иртәсендә Русия президенты Владимир Путин Украинага каршы сугыш башлады. Азатлык иң мөһим вакыйгаларны җанлы блогта теркәп бара.

🔸 24 февраль иртәсендә Русия президенты Владимир Путин Украинага каршы сугыш башлады.

🔸 Азатлык 85 көн буена бу сугыш тирәсендәге иң мөһим вакыйгаларны җанлы блогта теркәп барды.

🔸 Шушы вакыт эчендә анда 1200ләп пост дөнья күрде, аларны меңнәрчә кеше карады.

🔸 Көн саен яңа корбаннар, җимерү, югалтулар китерүче мәгънәсез сугыш дәвам итә, аның очы-кырые күренми.

🔸 Әлегә без җанлы блогны туктатып торабыз, сугыш тирәсендәге вакыйгаларны сайттагы хәбәрләрдә, язмаларда, социаль челтәрләрдә, телеграм каналында яктыртуны дәвам итәрбез.

Бездән аерылмагыз!

18:54 14.3.2022

SpaceX ширкәтенә нигез салучы Илон Маск Русия президенты Владимир Путинны Украина өчен көрәшкә чакырды.

"Моның белән мин Владимир Путинны Украина өчен көрәшкә чакырам" дип язган Маск Twitter-да. Кыска гына твит инглизчә, русча һәм украинча язылган.


Шулай ук Маск, Русия президентының Twitter-ына сылтама куеп, Путиннан "Сез көрәшкә ризамы?", дип тә сораган.

Традицион интернет-челтәрләрне кулланганда проблемнар чыга калса дип, иярчен интернетны файдалану өчен, Маскның Украинага Starlink иярчен элемтәсе терминаллары бирә. Февраль ахырына Украинага Starlink станцияләренең беренче партиясе килде. Икенче партиясен Украина 9 мартта алды.

20:25 14.3.2022

Украина эчке эшләр министрлыгы оештырган матбуган очрашуында үзләрен Нияз Ахунов, Александр Морозов, Михаил Польщиков, Антон Савин һәм Андрей Поздеев дип танытучы биш егет рекрут буларак хәрби хезмәткә алынулары һәм Украина сугышына ничек җибәрелүләре турында сөйләде.

Матбугат очрашуында катнашучылар
Матбугат очрашуында катнашучылар

Үзен 2002 елның 17 гыйнварында туган Нияз Ахунов Мөнир улы дип таныштыручы егет 2021 елның 21 июнендә рекрут буларак хәрби хезмәткә алынуын, танкчы булуын белдерә.

Аның әйтүенчә, Украина җирендә беренче бәрелешләрдән соң батальон командиры танкларны калдырып җәяү урманга качарга карар иткән. Батальондагы хәрбиләр урманда 4 тәүлек кая барырга белми йөргәннән соң, аның сүзләренчә, Сумы өлкәсендәге Ромны шәһәре янында урманнан чыгып украиннарга әсирлеккә бирелгәннәр.

"Бу — мәгънәсез сугыш, безне, чын сугышны күрмәгән рекрутларны анда ташладылар. Күбебез аны алга таба да күрергә теләмидер дип өметләнәм", ди ул һәм Украинага корал белән бәреп кергән, шәһәрләрне бомбалаган өчен барлык Украина халкыннан гафу үтенә.

Монда тулырак мәгълүмат. Монда видеога сылтама.

21:23 14.3.2022

Русия телевидениесендә тапшыру алып баручы, Русиянең Украинага каршы сугышын яклаган өчен Европа берлеге чикләүләре исемлегенә кертелгән Владимир Соловьев Италиядәге Комо күле буенда күп санлы кыйбатлы күчемсез милеккә ия һәм Италия хакимиятләре аларның кайберләрен әле кулга алмаган. Алексей Навальный такымы Popular Politics YouTube-каналында чыгарган тикшерү хисабында шул хакта белдерелә.

5 мартта Италия хакимиятләре әлеге күл буенда Соловьевның ике вилласын кулга алган иде инде. Монда тулырак.

21:46 14.3.2022

Романиягә Русия дроны килеп төшкән. Бу турыда Бистрица-Нэсэуд районы хакимияте белдерде. Яраланучылар юк. Белгечләр фотога карап, аның “Орлан-10” дроны булуын әйтә. “Орлан-10” күзләү эшләрендә кулланыла.

Берничә көн элек Хорватия башкаласы Загребка совет чоры дроны Ту-141 төшеп җимерелгән иде. Хорватия хакимияие ул Украина җиреннән җибәрелгән дип фаразлый. Хорватия саклану министрлыгы белдерүенчә, ул очкычта 40 кг шартлаткыч булуын белдерә. Ул дронның илгә ничек килеп керүен ачыклау өчен тикшерү эше башланган.

Davamı

XS
SM
MD
LG