Keçid linkləri

2026, 24 Mart, çərşənbə axşamı, Bakı vaxtı 21:08
Бомбаланган Мариуполь. Җирле халык машиналарына утырып Русия хәрбиләре утка тоткан шәһәрдән китә. 17 март 2022
Бомбаланган Мариуполь. Җирле халык машиналарына утырып Русия хәрбиләре утка тоткан шәһәрдән китә. 17 март 2022

-LIVE- Сугыш көндәлеге. 23нче көн

24 февраль иртәсендә Русия президенты Владимир Путин Украинага каршы сугыш башлады. Азатлык иң мөһим вакыйгаларны җанлы блогта теркәп бара.

🔸 24 февраль иртәсендә Русия президенты Владимир Путин Украинага каршы сугыш башлады.

🔸 Азатлык 85 көн буена бу сугыш тирәсендәге иң мөһим вакыйгаларны җанлы блогта теркәп барды.

🔸 Шушы вакыт эчендә анда 1200ләп пост дөнья күрде, аларны меңнәрчә кеше карады.

🔸 Көн саен яңа корбаннар, җимерү, югалтулар китерүче мәгънәсез сугыш дәвам итә, аның очы-кырые күренми.

🔸 Әлегә без җанлы блогны туктатып торабыз, сугыш тирәсендәге вакыйгаларны сайттагы хәбәрләрдә, язмаларда, социаль челтәрләрдә, телеграм каналында яктыртуны дәвам итәрбез.

Бездән аерылмагыз!

14:18 11.3.2022

Русиядә яңа томалаулар. Роскомнадзор бүген түбәндәге сайтларны япты:

  • "Голос" - сайлауларда бәйсез күзәтүчеләр хәрәкәте
  • Лев Пономаревның "Кеше хокуклары өчен" хәрәкәте
  • Amnesty International хокук яклау оешмасының Көнчыгыш Европа һәм Үзәк Азиядәге бүлеге
  • colta.ru басмасы, ул Украинада сугыш башлангач эшчәнлеген туктаткан иде
  • "Важные истории", ул 5 мартта Русиядә "теләнмәгән оешма" дип танылды
14:51 11.3.2022

"Туган тел" Украина татар үзәге президенты Канәфия Хөснетдинов сугышта Украина җиңүенә өметен белдерде.

"Киевта, Украинада яшәүче бөтен мөселманнарга бер-берсенә теләктәшлек күрсәтүләрен, паникага бирелмәүләрен телим. Бу сугыш бетсен, нормаль тормышка кайтыйк дип дога кылыйк. Әлбәттә, Украина җиңүенә өметләнәбез. Һәм бөтен мөселманнар безне хуплый. Барысы да яхшы булыр", диде ул.

15:50 11.3.2022

11 мартка көндзге хәбәрләр кыскача:

  • Русия думасы хөкүмәткә тауар запаслары булдыруга юнәлтелгән чаралар әзерләргә киңәш итмәкче.
  • Депутат Леонид Слуцкий Русия Европа Шурасыннан быел ук чыгарга тиеш диде.
  • Leroy Merlin кибетләр челтәре Русиядә эшләвен дәвам итәчәк һәм ассортиментын киңәйтәчәк.
  • Мәскәүдә Владимир Путин белән Александр Лукашенканың сөйләшүе бара.
  • Халык фикерен өйрәнү бөтенрусия үзәге (ВЦИОМ) сораштыруына караганда, 28 февральдән 6 март аралыгында Русия президенты эшчәнлеген хуплау күрсәткече 74,6 % булган (+4,2 %)
  • Владимир Путин Украинадагы сугышка ихтыяриларны җәлеп итүне хуплады. Алар башлыча Якын Көнчыгыштан диелә.
15:51 11.3.2022

Башкортстан хакимиятләре Украинадагы сугышта һәлак булган бишенче хәрбинең үлемен таныды.

Илвир Галләмов тумышы белән Кушнаренко районының Калтай авылыннан, аның хатыны тол калган.

Davamı

XS
SM
MD
LG