Татарстанда Украина сугышында һәлак булган дүртенче кеше җирләнгән
10 мартта Казанда подполковник Ренат Гайсинны соңгы юлга озаттылар, дип хәбәр итә "Татарстан" дәүләт телерадиоширкәте.
Мәрхүмнең хатыны һәм ике баласы калган.
Үзенең "югары әхлагы" белән башка дөньядан өстенлеген ассызыклап килүче Русия Украина шәһәрләрен бомбалаганда, исән калу өчен базларга сыенган балалар җырлап үзләренең дә, башкаларның да күңелеп күтәрә.
Кемдер метрога сыенып Украина гимнын уйнаса, башкалар бомбалаулар туктап торганда шәһәр ишегалларында һәм мәйданнарында да уйный һәм җырлый.
Баш прокуратура таләбе белән "Одноклассники" социаль челтәре Азатлыкның "Азатлык радиосы - ничек бар, шулай" төркеменә керүне чикләгән. Бу хакта хәбәр итеп бүген, 10 мартта социаль челтәр редакциягә хат җибәрде. Баш прокуратураның таләбен социаль челтәргә Роскомнадзор җибәргән.
Таләптә әйтелгәнчә, төркемдә "иҗтимагый әһәмияткә ия күрәләтә ялган мәгълүмат урнаштырылган". Шул ук вакытта кайсы постта "ялган" мәгълүмат булуы әйтелмәгән.
Азатлыкның "Одноклассники" төркемендә соңгы пост 2019 елның 4гыйнварында чыккан, ул 2018 ел йомгаклары турында.
Татарстаннан тагын ике корбан
Татарстанда Украинадагы сугышның тагын ике корбаны: Казаннан Данис Сәләхетдинов, Алабугадан Элер Эгамбердиев.
34 яшьлек прапорщик Данис Сәләхетдинов Юдино зиратында җирләнде. Мәрхүмнең хатыны һәм ике баласы калган, үлгәннән соң Сәләхетдиновны Батырлык ордены белән бүләкләгәннәр.
42 яшьлек Элер Эгамбердиевне иртәгә Алабугада җирләячәкләр. Тумышы белән Үзбәкстанның Самарканд өлкәсеннән. 2014 елдан бүгенге көнгә кадәр контракт нигезендә Русиянең кораллы көчләрендә хезмәт иткән. Аның хатыны һәм өч баласы калган.
10 мартта шулай ук Казаннан Ренат Гайсинның һәм Чистай районыннан Семен Соловьевның үлеме хәбәр ителде.
Барысының да үлемнәре рәсми танылды. Аларны бөтен матбугат чаралары да язып бармый, мәгълүмат гадәттә район башлыклары аккаунтларында яки район хакимияте сайтларында чыга.