Keçid linkləri

2026, 22 Mart, bazar, Bakı vaxtı 06:12
Бомбаланган Мариуполь. Җирле халык машиналарына утырып Русия хәрбиләре утка тоткан шәһәрдән китә. 17 март 2022
Бомбаланган Мариуполь. Җирле халык машиналарына утырып Русия хәрбиләре утка тоткан шәһәрдән китә. 17 март 2022

-LIVE- Сугыш көндәлеге. 23нче көн

24 февраль иртәсендә Русия президенты Владимир Путин Украинага каршы сугыш башлады. Азатлык иң мөһим вакыйгаларны җанлы блогта теркәп бара.

🔸 24 февраль иртәсендә Русия президенты Владимир Путин Украинага каршы сугыш башлады.

🔸 Азатлык 85 көн буена бу сугыш тирәсендәге иң мөһим вакыйгаларны җанлы блогта теркәп барды.

🔸 Шушы вакыт эчендә анда 1200ләп пост дөнья күрде, аларны меңнәрчә кеше карады.

🔸 Көн саен яңа корбаннар, җимерү, югалтулар китерүче мәгънәсез сугыш дәвам итә, аның очы-кырые күренми.

🔸 Әлегә без җанлы блогны туктатып торабыз, сугыш тирәсендәге вакыйгаларны сайттагы хәбәрләрдә, язмаларда, социаль челтәрләрдә, телеграм каналында яктыртуны дәвам итәрбез.

Бездән аерылмагыз!

20:41 28.2.2022

Бу көннәрдә татар-башкорт дөньясында ниләр бар?

20:52 28.2.2022

Украина-Беларус чигендә Русия белән Украина сөйләшүләре тәмамланган, ике як Мәскәү белән Киевка "киңәшләшү" өчен кайта.

22:23 28.2.2022

28 февраль киченә төп хәбәрләр:

  • Беларуста Украина-Русия сөйләшүләре узды. Ике як кабат очрашырга килеште.
  • Путин җавап санкцияләре турында карар имзалады, чит илләргә валюта чыгаруны чикләде.
  • Росавиация Русия һава киңлеген 36 ил өчен япты, алар арасында Европа берлегенең барлык илләре бар.
  • БМО исәпләвенә күрә, 500 меңнән артык Украина ватандашы сугыш сәбәпле илдән китәргә мәҗбүр булды.
  • 28 февраль Мәскәү биржасында сатулар алып барылмады, 1 март та биржа ябык булачак.
23:03 28.2.2022

Медуза: Путинның Украинага һөҗүмен хәтта Русия кануннары белән аклап булмый

Путин Украинага сугышны 24 февраль иртәсендә игълан итте, моны ул ДНР һәм ЛНР белән беректәшлек килешүе белән аңлатты. Ләкин, Медуза ачыклаганча, ул вакытка беректәшлек турында килешү әле гамәлдә булмады. Халыкара хокук күзлегеннән караганда, Русиядә Украинага һөҗүм итәргә бернинди кануни нигез булмады, дигән нәтиҗә ясый медиа басмасы.

Davamı

XS
SM
MD
LG