Keçid linkləri

2026, 21 Mart, şənbə, Bakı vaxtı 02:11
Бомбаланган Мариуполь. Җирле халык машиналарына утырып Русия хәрбиләре утка тоткан шәһәрдән китә. 17 март 2022
Бомбаланган Мариуполь. Җирле халык машиналарына утырып Русия хәрбиләре утка тоткан шәһәрдән китә. 17 март 2022

-LIVE- Сугыш көндәлеге. 23нче көн

24 февраль иртәсендә Русия президенты Владимир Путин Украинага каршы сугыш башлады. Азатлык иң мөһим вакыйгаларны җанлы блогта теркәп бара.

🔸 24 февраль иртәсендә Русия президенты Владимир Путин Украинага каршы сугыш башлады.

🔸 Азатлык 85 көн буена бу сугыш тирәсендәге иң мөһим вакыйгаларны җанлы блогта теркәп барды.

🔸 Шушы вакыт эчендә анда 1200ләп пост дөнья күрде, аларны меңнәрчә кеше карады.

🔸 Көн саен яңа корбаннар, җимерү, югалтулар китерүче мәгънәсез сугыш дәвам итә, аның очы-кырые күренми.

🔸 Әлегә без җанлы блогны туктатып торабыз, сугыш тирәсендәге вакыйгаларны сайттагы хәбәрләрдә, язмаларда, социаль челтәрләрдә, телеграм каналында яктыртуны дәвам итәрбез.

Бездән аерылмагыз!

16:36 25.2.2022

Русия саклану министрлыгының соңгы рәсми белдерүләре:

  • Русия хәрбиләре Киевтан 25 километр ераклыкта урнашкан "Гостомель" һава аланын яулап алган.
  • Киев Русия хәрбиләре тарафыннан көнбатыш яктан тулысынча блокланган. Моннан тыш Чернигов шәһәре дә блокланган.
  • Украинаның 200дән артык хәрбие үтерелгән. Русия хәрбиләре арасында янәсе югалту юк, дип белдерә Русия саклану министрлыгы.

Русиянең Украинага агрессиясе сәбәпле Роскомнадзор матбугат чараларына цензура кертте, Русия ягы биргән мәгълүмат тулысынча ышанычлы була алмый.

16:52 25.2.2022

Язучы Шамил Идиятуллин татар телен өйрәнү төркемнәренә игътибар итте:

16:54 25.2.2022

Русия армиясе Киевны утка тота, тыныч халык мөмкин булган урыннарга сыенырга тырыша.

16:56 25.2.2022

Журналист, "Безнең гәҗит" мөхәррире Илфат Фәйзрахманов үзенең Facebook сәхифәсендә сугышка протест белдерде, "сугыш ярасы озак әрниячәк" диде:

Davamı

XS
SM
MD
LG