"Таймс": Финляндия һәм Швеция җәен НАТО кушылырга мөмкин
“Таймс” британ басмасы АКШтагы чыганакларына таянып, бу елның җәендә үк Финляндия белән Швеция НАТОга кушылырга мөмкин дип белдерә. Бу Русиянең Украинага сугыш алып баруы нәтиҗәсе, Русиянең “зур стратегик хатасы” дип яза чыганак. Финляндия һәм Швециянең альянска кушылу мәсьәләсе узган атнада НАТО илләренең тышкы эшләр министрлары очрашуына каралган. Финляндия НАТОга гаризасын июнь аенда тапшырачак дип көтелә. Шуннан соң аңа Швеция дә кушылачак, дип яза “Таймс”.
Украина баш хәрби идарәсе Русия Украинаның көнчыгышында һөҗүмгә көч туплый дип белдерде. “Якын көннәрдә һөҗүмне яңартырга тырышып карарлар кебек”, диелә. Украина президенты Владимир Зеленский узган төндәге мөрәҗәгатендә Русия гаскәрләре илнең көнчыгышында “киңкүләмлерәк гамәлләр” башлаячак дип әйтте. “Безгә каршы тагын да күбрәк ракеталар, авиабомбалар кулланылырга мөмкин, әмма без аларның гамәлләренә әзерләнеп торабыз, җавап бирәчәкбез”, диде Украина президенты.
Австрия канцлеры Карл Нехаммер Мәскәүгә Путин белән сөйләшергә килә.
Kronen Zeitung газеты язуынча, очрашу 11 апрельдә булырга мөмкин. Сәфәрнең максаты дип "күперләр торгызу" атала.
Әгәр Нехаммер чынлап та килсә, бу сугыш башланганнан бирле Европадан Мәскәүгә килүче беренче дәүләт башлыгы булачак. Элегрәк Нехаммер Владимир Зеленский белән Киевта очрашты һәм Бучага барды.
Татар милли хәрәкәте активисты, "Азат Идел Урал" хәрәкәтенең Польшадагы вәкиле бу ялларда Польшада Украинага теләктәшлек белдереп митингка чыккан.
Кулына ул Татарстан байрагы тоткан иде.
Нәфис Кашапов чыгыш та ясаган. "Путин бандитлары - ФСБ, ГРУ - халыкара трибуналга эләгәчәк. Бу фашист режимы үзләренекен дә үтерә, украиннарны үтерә. Алар тыныч халыкны үтерә. Без, татарлар, сезнең белән. Украиннар бүген Русия өчен дә, Русия азатлыгы өчен дә зыян күрә. Украина җиңүеннән соң Русия ирекле булачак", дигән ул.