Башкортстаннан тагын ике егет Украинадагы сугышта һәлак булган.
Хәкимҗан Караголов - Бөрҗән районы Кургашлы авылыннан. 1997 елның 10 сентябрендә туган. Хатыны һәм өч баласы калган. Үлеме турында Бөрҗән районы башлыгы Газиз Манапов хәбәр итте. 8 апрельдә җирләнгән.
Игорь Насыйбуллин — Яңавыл районы Иске Вәрәш авылыннан. Әтисе - запастагы майор, бертуганы Александр да хәрби. Игорь Кемерово радиоэлектроника кадет корпусын, Казан югары танк училищесын тәмамлаган. Белгород өлкәсендә танк полкында хезмәт иткән.
Азатлык туплаган һәлак булучылар исемлегендә Башкортстаннан 40 фамилия бар.
Британия премьер-министры Борис Джонсон Укаринага яңа ярдәм турында белдерде:
- 120 броньле машина.
- Корабларга атылучы яңа ракет корылмалары.
- Танкларга каршы торучы һәм зенит коралы.
- Халыкара валюта фонды аша $500 млн өстәмә кредит гарантияләре.
Бөтен бу ярдәм күләме 100 млн фунт стерлинг дип бәяләнә.
Татарстанның Питрәч авылыннан 42 яшьлек Динар Хәметов Украинадагы сугышта һәлак булган. Аны кичә җирләгәннәр. Хәметовның өч баласы һәм хатыны калган.
Матбугат чаралары язуынча, Динар Хәметов өч тапкыр алтышар ай Сүриядә кайнар нокталарда булган.
Азатлык Украинадагы сугышта үлүче Татарстан һәм Башкортстан егетләренең исемнәрен туплап бара.
Украина чыганаклары хәбәр итүенчә, Британия премьер-министры Борис Джонсон Киевка президент Владимир Зеленский белән очрашуга килгән. Әлеге сәфәр турында алдан әйтелмәде.