The New York Times украин хәрбиләренең яралы Русия хәрбиләрен атып үтерүе турында 4 апрельдә интернетта таралган видеоның чын булуын раслаган. The New York Times язуынча, видео Киевтан ерак түгел Дмитровка авылы тирәсендә төшерелгән. Элегрәк Украина саклану министрлыгы бу җирдә Русия колоннасын юк итү турында хәбәр иткән иде.
Украина президенты Офисы киңәшчесе Михаил Подоляк әлеге видеога карата Киев хәрбиләрнең "канунсыз гамәлләренә" дәлилләр алса, алар "кануни кырга кайтарылачак" дигән иде. Шул ук вакытта Подоляк украиннарның гамәлләрен "эмоциональ шартлар" белән дә аңлап була дип белдерде.
Русия тикшерү комиетыты башлыгы Александр Бастрыкин видеодагы хәлләрне тикшерергә кушты.
Элегрәк The New York Times журналистлары Бучада Русия хәрбиләренең тыныч халыкны үтерүләре турында тикшерү чыгарган иде. Иярчен сурәтләрен анализлап, алар кешеләрнең җәсәдләре Буча урамнарында март уртасында ук, ягъни Русия гаскәрләре киткәнче булган дигән нәтиҗәгә килде.
Пентагон: Русия гаскәрләрен Киев һәм Черниговтан чыгаруны тәмамлаган
Пентагон сүзчесе Джон Кирби Русия Украинаның Киев һәм Чернигов өлкәләреннән гаскәрләрен чыгарып бетергән дип хәбәр итте журналистларга.
"Без Киев, Чернигов яки якын-тирәдә Русия гаскәрләрен күрмибез", дигән ул.
Украинага Русия 24 февральдә берьюлы өч флангтан бәреп керде, әмма берничә көн элек Мәскәү көчләрен илнең көнчыгышында тотачагы турында белдерде. Анда фетнәчел "халык республикалары" урнашкан.
Британия Сбербанк һәм Мәскәү кредит банкы активларын тулысынча туңдыра.
Русиягә яңа инвестицияләр кертүне тыя һәм Русиядән тимер һәм корыч тауарлар импортын тыя.
Британия санкция исемлегенә тагын сигез русиялене кертте, әлеге исемлектә "Камаз" мөдире Сергей Когогин да бар.
Русиянең Украинадагы сугышына каршы АКШ яңа санкцияләр кертте.
- Сбербанк һәм Альфа-банкка каршы тулысынча томалаучы санкцияләр.
- Чикләүгә эләккән физик затлар арасында - Владимир Путинның балигъ булган кызлары, Сергей Лавровның хатыны белән кызы, Иминлек шурасы әгъзалары, Русиянең элеккеге президенты Дмитрий Медведев һәм премьер-министр Михаил Мишустин.
- Американнарга Русиягә, шул исәптән венчур килешүләрен яки берләшүләрне да кертеп, инвестицияләр ясау тыела.
"Бу шәхесләр Русия халкы хисабына баеган. Кайберләре Путинның Украинага каршы сугышына ярдәм күрсәтүдә җаваплы. Бу гамәл аларны АКШ финанс системыннан өзә һәм Кушма Штатларда булган барлык активларын туңдыра", диелә Американың Ак йорты белдерүендә.