Airbnb торак арендалау сервисы Русия һәм Беларуста эшчәнлеген туктатуы турында игълан итте. Русияләрнең 4 апрельдән башланган броньнәре гамәлдән чыгарылган.
"Airbnb ширкәте Русиядә һәм Беларуста эшчәнлеген туктатты. Бу - Русиядә һәм Беларуста торакка бронь ясау туктатыла, ә бу илләрдән булган кунаклар беркайда да бронь ясый алмаячак дигән сүз", дип хәбәр итә сервис.
Бронь ясау календарьләре ике илдә дә томаланган. Шул рәвешле Русия һәм Беларустан булган кунаклар Airbnb аша бронь ясый алмаячак, ә бу илләрдә яшәүче торак хуҗалары башка илләрдән кунаклар кабул итә алмаячак.
"Вазгыятькә карап яңа мәгълүматны хәбәр итәчәкбез", диелә ширкәт хәбәрендә.
Украина президенты Владимир Зеленский бүген БМО иминлек шурасы утырышында видеоэлемтә аша чыгыш ясарга тиеш. Очрашу Русиянең үтенече белән җыела. Мәскәү Украинаны Киев янындагы Буча шәһәрендә булган сугыш җинаятьләрендә "провокациядә" һәм "күз буяуда" гаепли. Киев, киресенчә, Русия гаскәрләренең Украинадагы гамәлләрен тикшерүне таләп итә.
Хәзерге вакытта Русия, мөгаен, Украинадагы сугышта ирешергә теләгән максатларын үзгәртәдер, дип белдерде 4 апрельдә булган брифингта АКШ президентының дәүләт иминлеге киңәшчесе Джейк Салливан.
Кушма Штатлар мәгълүматына күрә, Русия дистәләгән мең солдатын Украинаның көнчыгышына һәм көньягына күчерергә тели, игътибарын бу төбәкләргә юнәлтмәкче.
Максаты - Украинаның бу төбәкләрдәге хәрби төркемнәрен "чолгап алу һәм тар-мар итү" булырга мөмкин, диде Джейк Салливан. "Шуннан соң Русия, моны казаныш итеп күрсәтү һәм элегрәк булган хәрби уңышсызлыкларын яшерү өчен, теләсә нинди тактик уңышны кулланырга мөмкин".
Салливан сүзләренчә, сугышның чираттагы этабы озакка сузылырга мөмкин, чөнки Украинаның көнчыгышында сан ягыннан Русия гаскәрләре күбрәк, һәм алар сугыш башланганчы фетнәчеләр контролендә булган җирләргә караганда да мөһимрәк булган җирләрне үз контроленә алырга ниятли.
Көньякта мөгаен Русия Херсонны тотып торырга тырышыр. Бер үк вакыта ул Украинаның бөтен җирләренә, шул исәптән Киевка, Харьковка, Львовка, Одессага ракет һөҗүмнәре ясавын дәвам итәчәк.
Германия Русиянең 40 дипломатын илдән куа
Германия тышкы эшләр министрлыгы белдерүенчә, бу Русия гаскәрләренең Украинадагы "котычкыч вәхшилегенә" җавап булып тора. Германия Тышкы эшләр министры Анналена Бербок сүзләренчә, "персона нон грата" дип игълан ителгән Русия дипломатларына илдән китү өчен биш көн бирелә.
Русия тышкы эшләр министрлыгы "җавап чаралары" белән янады.