Украинадагы хәлләр турындагы хисабында БМО Кеше хокуклары югары комиссары идарәсе, сугыш башыннан бирле илдә кимендә 1417 сивил кеше, шул исәптән 121 бала үлүе рәсми расланды дип хәбәр итте. Яраланучыларның саны тагын да күбрәк. Украина баш прокуратурасы мәгълүматына күрә, 160тан артык бала һәлак булган.
БМО хисабында әйтелгәнчә, иң күп үлемгә китергән сәбәпләр — зур мәйданга зарар китерүче шартлаткычлар, шул исәптән авыр артиллерия һәм дәррәү ату реактив системнары куллану, шулай ук ракет һәм һава һөҗүмнәре.
Русия гаскәрләре чигенгәннән соң мәетләре табылган сивил кешеләр саны да исәпкә алынганмы — хисаптан аңлашылмый. Киев янындагы Буча шәһәре урамнарында дистәләрчә мәет ятуы хәбәр ителгән иде.
Украинаның үтерелгәннәрне эзләү һәм җирләү белән шөгыльләнүче коткару хезмәте вәкилләре сүзләренчә, 330лап мәет табылган. Украина баш прокуроры Ирина Венедиктова әйтүенчә, Бучада гына түгел, Киев өлкәсенең күпчелек азат ителгән районнарында үтерелгән тыныч халык вәкилләренең 410 мәете табылган.
Maxar ширкәте Киев янында урнашкан Буча шәһәрендәге күмәк каберлекнең иярченнән төшерелгән фотосын чыгарды. Каберлек 13 мартка кадәр казылган. Ирпен шәһәренең беренче медик-санитар ярдәме үзәге мөдире Андрей Левковский сүзләренчә, ул датага анда 67 кеше җирләнгән булган. Ул Украина медикларының әлеге кабергә күп санлы корбаннарны китереп җирләве төшерелгән видеоны 12 мартта интернетка чыгарган иде. 1 апрельдә Буча шәһәре мэры Анатолий Федорук бу күмәк каберлектә 280 кешенең җирләнүен белдерде.
Татарстанда Украинага каршы сугышта һәлак булганнарның гаиләләренә ике миллион сум түләячәкләр. Бу хактагы фәрманны республика президенты Рөстәм Миңнеханов имзалаган.
Фәрманга ярашлы, Украинага каршы сугышта һәлак булганнарның гаиләләре республикадан өстәмә матди ярдәм алачак. Бу хакта Татарстан президенты сүзчесе Лилия Галимова хәбәр итте, дип яза "Казанский репортёр". Монда тулырак.
3 апрельдә Башкортстанның Әбҗәлил районы Атауды авылында шушы авыл егете, Украинага каршы сугышта һәлак булган Галим Усмановны җирләгәннәр. Бу турыда район газеты “Абзелил” хәбәр итә.
Ул 2003 елда хәрби хезмәткә чакырылган. Мәҗбүри хезмәттән соң килешү нигезендә Русия армиясендә калган һәм Чишмә районы Алкино бистәсендә юл техникасы бүлеге командиры буларак хезмәт иткән. Бу елның февралендә Украинага каршы сугышка җибәрелгән. Галим Усманов 25 мартта һәлак булган диелә.
Аңа 37 яшь булган. Аның хатыны һәм ике ятим баласы калган.