Keçid linkləri

2026, 27 Mart, Cümə, Bakı vaxtı 18:48
Бомбаланган Мариуполь. Җирле халык машиналарына утырып Русия хәрбиләре утка тоткан шәһәрдән китә. 17 март 2022
Бомбаланган Мариуполь. Җирле халык машиналарына утырып Русия хәрбиләре утка тоткан шәһәрдән китә. 17 март 2022

-LIVE- Сугыш көндәлеге. 23нче көн

24 февраль иртәсендә Русия президенты Владимир Путин Украинага каршы сугыш башлады. Азатлык иң мөһим вакыйгаларны җанлы блогта теркәп бара.

🔸 24 февраль иртәсендә Русия президенты Владимир Путин Украинага каршы сугыш башлады.

🔸 Азатлык 85 көн буена бу сугыш тирәсендәге иң мөһим вакыйгаларны җанлы блогта теркәп барды.

🔸 Шушы вакыт эчендә анда 1200ләп пост дөнья күрде, аларны меңнәрчә кеше карады.

🔸 Көн саен яңа корбаннар, җимерү, югалтулар китерүче мәгънәсез сугыш дәвам итә, аның очы-кырые күренми.

🔸 Әлегә без җанлы блогны туктатып торабыз, сугыш тирәсендәге вакыйгаларны сайттагы хәбәрләрдә, язмаларда, социаль челтәрләрдә, телеграм каналында яктыртуны дәвам итәрбез.

Бездән аерылмагыз!

08:36 3.4.2022

Казан супермаркетларының берсендә сугышка каршы булган активистлар кайбер азык-төлекнең язуларын алыштырганы әйтелә. Бу хакта Sota Телеграм каналы яза. Мисал өчен кәһвәнең 400 сумлык бәясе янына "Русия армиясе Мариупольдәге сәнгать мәктәбен бомбага тотты. Анда якынча 400 кеше атышлардан качкан булган" диелгән.

22:14 2.4.2022

2 апрельдә Татарстанда тагын өч хәрби җирләнде. Алар Украинадагы сугышта һәлак булган.

  • Андрей Кульметьев - Норлат районының Кече Камышлы авылында туган, Нурлаттагы Советлар берлеше каһарманы М.Е.Сергеев исемендәге гимназиядә укыган, Русия кооперация университеты тәмамлаган. 24 яшь булган. Контракт нигезендә хезмәт иткән. Үлеме турында Нурлат-информ хәбәр итте.
  • Алмаз Батанов - Казанда туган, аннары гаиләсе белән Когалым шәһәренә күченгән, анда урта мәктәпне тәмамлаган. Казан танк училищесын тәмамлаган. Украинадагы сугышта 13 мартта һәлак булган. Казанның Самосырово зиратында җирләнде. Үлемен "Кайбыч таңннары" газеты хәбәр итте.
  • Данил Казаков - Бөгелмәдә 2001 елда туган. 2015 елда мәктәпне, аннан соң Бөгелмә машина төзелеше техникумын тәмамлаган. 2021 елның июленнән контракт нигезендә хезмәт иткән диелә.

21:40 2.4.2022

Литва Русия газыннан баш тарту турында белдерде.

"Газпром"нан газ алган Европа берлеге илләре арасында без беренчеләрдән булып Русия газыннан бәйсез булуга ирештек, һәм бу эзлекле энергетика сәясәте һәм вакытында кабул ителгән инфраструктур карарлар нәтиҗәсе", диде Литва энергетика министры Дайнюс Крейвис.

18:45 2.4.2022

CIT: Белгородта шартлаган ракет Русиядән килгән

Conflict Intelligence Team (CIT) төркеме раславынча, алар ракетның килеп төшкән урынын билгели алган һәм снарядның көнчыгыштан яки төньяк-көнчыгыштан, ягъни Русия җирлегеннән килүен ачыклый алган.

Моннан тыш, CIT моны канатлы ракет дип саный, ә андый ракетларны украин гаскәре кулланмый.

Тикшерүне уздыручылар Русия ягыннан ракет җибәрү алдан уйланылган провокация дип уйламый. Ракет ялгыш килеп эләккәндер дип фаразлыйлар.

Davamı

XS
SM
MD
LG