Медведев: Көнбатышны азык-төлек белән тәэмин итмәячәкбез, "кичке ашны дошманга бирмибез"
Русиянең элеккеге президенты, хәзерге Иминлек шурасы башлыгы урынбасары Дмитрий Медведев, Русия "дус булмаган илләрне", ягъни Украинага һөҗүм итүе аркасында Русиягә каршы чикләүләр керткән дәүләтләрне (барлыгы 50-ләп ил) азык-төлек һәм авыл хуҗалыгы культурасы белән тәэмин итүдән тулысынча туктаячак, дип белдерде.
Медведев Telegram-да язганча, азык-төлек ул – Русиянең "тыныч коралы", чөнки күп илләрнең азык-төлек иминлеге Русиянең тәэмин итүенә бәйле.
Медведев сүзләренчә, Русиянең эчке ихтыяҗларын тулысынча канәгатьләндерү өчен продуктлары җитешле. Шул ук вакытта ул "бәяләрне контрольдә тоту" турында да язган. Аның сүзләренчә, Русия азык-төлек һәм авыл хуҗалыгы культураларын "дусларына" гына бирәчәк.
"Безнең белән дус булмаучыларны азык-төлегебез һәм авыл хуҗалыгы продукциябез белән тәэмин итмәячәкбез. Һәм алардан берни сатып алмаячакбыз", дип яза Медведев.
Аның искәртүенчә, 2014 елдан Көнбатыш илләреннән азык-төлек кертүгә чикләүләр гамәлдә, әмма алар киңәергә дә мөмкин. "Кичке ашыбызны дошманга бирмибез", дип язган Медведев күпсанлы эмодзилар куеп. Сугыш башланганнан бирле Русия азык-төлек кибетләрендә бәяләр бик нык күтәрелде, шикәр юкка чыкты.
Пензада мәктәп укучылары үзара сөйләшкән вакытта Украинадагы сугыш турында фикерен әйткән укытучы өстеннән әләкләп язган. Бу хакта "7×7" басмасы хәбәр итә.
Сигезенче класста укучы кызлар инглиз теле укытучысы белән сөйләшүне смартфонга яздырып алган, анда укытучы Русиянең гамәлләрен һәм Украина җирләрендә ни кылуын тасвирлаган. Нәтиҗәдә бу язма тәртип саклау оешмаларына барып эләккән.
Baza әлеге әңгәмәнең язмасын чыгарды. "Пензаинформ" мәгълүматына күрә, сөйләшү Олимпия резервы училищесы укытучысы Ирина Ген һәм сигезенче сыйныфта укучы ике кыз арасында булган, ул аларга Европадагы ярышка ни өчен бара алмаулары турында аңлаткан.
30 мартта Ирина Генга Русия Кораллы көчләре турында ялган мәгълүмат тарату маддәсе нигезендә җинаять эше ачылган. Украинага сугыш башланганнан соң Русия Җинаять кодексында барлыкка килгән яңа маддә биш миллион сумга кадәр штраф салуны һәм ун елга кадәр иректән мәхрүм итүне күздә тота.
Җинаять эше ачылган укытучыга 55 яшь, ул мәктәптә егерме елдан артык эшли диелә.
Русиянең Украинага каршы сугышында Башкортстанның Иглин районы, Таутөмән авылыннан старшина Станислав Петрутик һәлак булган. Бу хакта район хакимияте башлыгы Гүзәл Насыйрова хәбәр итте, дип яза NewsBash.
Станислав Петрутик тумышы белән Хәйбулла районының Подольски авылыннан. 2000-2002 елларда гаскәрдә булган, 2013 елда Русия кораллы көчләре белән өч еллык килешү төзегән, соңрак аны ике мәртәбә озайткан. Аның өченче килешүе 2022 елның октябрендә тәмамланырга тиеш булган, ул Костромада хезмәт иткән. Петрутикның хатыны һәм ике кызы калган. Аны үлеменнән соң Батырлык ордены белән бүләкләгәннәр диелә. Монда тулырак.
Роскомнадзор Русиянең Сугышка каршы комитеты сайтын, шулай ук мөһаҗирләргә ярдәм проекты – "Ковчег"ның сәхифәсен томалаган. Бу Русия прокуратурасы таләбе белән эшләнгән. Бу хакта проектның Telegram-каналында хәбәр ителә.
Томалау турындагы карар 26 мартта чыккан. Прокуратураның чыганакны ни сәбәпле томалаттыруы билгеле түгел. Элегрәк Сугышка каршы комитет, Украина күгендә очышларны туктатуны сорап сорап, Көнбатыш илләренә мөрәҗәгать иткән иде.
Русиянең сугышка каршы комитетын мөһаҗирлектәге оппозицион һәм иҗтимагый эшлеклеләр оештырды. Монда тулырак.