Keçid linkləri

2026, 28 Mart, şənbə, Bakı vaxtı 14:43
Бомбаланган Мариуполь. Җирле халык машиналарына утырып Русия хәрбиләре утка тоткан шәһәрдән китә. 17 март 2022
Бомбаланган Мариуполь. Җирле халык машиналарына утырып Русия хәрбиләре утка тоткан шәһәрдән китә. 17 март 2022

-LIVE- Сугыш көндәлеге. 23нче көн

24 февраль иртәсендә Русия президенты Владимир Путин Украинага каршы сугыш башлады. Азатлык иң мөһим вакыйгаларны җанлы блогта теркәп бара.

🔸 24 февраль иртәсендә Русия президенты Владимир Путин Украинага каршы сугыш башлады.

🔸 Азатлык 85 көн буена бу сугыш тирәсендәге иң мөһим вакыйгаларны җанлы блогта теркәп барды.

🔸 Шушы вакыт эчендә анда 1200ләп пост дөнья күрде, аларны меңнәрчә кеше карады.

🔸 Көн саен яңа корбаннар, җимерү, югалтулар китерүче мәгънәсез сугыш дәвам итә, аның очы-кырые күренми.

🔸 Әлегә без җанлы блогны туктатып торабыз, сугыш тирәсендәге вакыйгаларны сайттагы хәбәрләрдә, язмаларда, социаль челтәрләрдә, телеграм каналында яктыртуны дәвам итәрбез.

Бездән аерылмагыз!

20:53 29.3.2022

Истанбулдагы сөйләшүләр төгәлләнгәннән соң Русиянең саклану министрлыгы Киев юнәлешендә "активлыкны киметү" турында хәбәр итте

Шул ук вакытта күзәтүчеләр активлыкны киметү турындагы белдерүнең Украина ягы Киев янындагы һөҗүмнәргә уңышлы каршы тора алуы турында белдергәннән соң, икенче көнгә ясалганына игътибар итә.

Русия хакимияте тарафлы чыганаклар моны төркемнәрнең һәм хәрбиләрнең алышынуы белән аңлатты.

Элегрәк Русиянең саклану министры Сергей Шойгу, Русия гаскәре Украинага бәреп керүнең беренче максатларына ирешелде дип саный һәм Украина гаскәрен Донбасстан кысып чыгаруга йөз тотачак, дип белдергән иде.

Тулырак монда.

20:30 29.3.2022
Украина делегациясе, уңда Михаил Подоляк
Украина делегациясе, уңда Михаил Подоляк

Украина делегациясе вәкиле, президент офисы киңәшчесе Михаил Подоляк бүген Истанбул сөйләшүләрендә ирешелгән килешүләргә бераз ачыклык кертте.

  • Украинаның иминлеге махсус килешү нигезендә тәэмин ителәчәк, анда НАТО низамнамәсендәге күмәк иминлек турында 5нче маддәне хәтерләткән маддә булачак. Гарант-илләр исемлеге әлегә төгәл түгел.
  • Халыкара иминлек гарантияләре басып алынган Донецки һәм Луһански төбәкләренә, шулай ук Кырым ярымутравына кагылмый. Украина ягы моны вакытлыча шарт дип атый, әмма вакытын китерми.
  • Кырым һәм Акъяр мәсьәләсендә Русия һәм Украинага ике яклы сөйләшүләр алып баруга 15 ел вакыт бирелә. Бу вакыт эчендә әлеге мәсьәләне чишүдә кораллы көчләр куллану тыелган булачак диелә.
18:39 29.3.2022

Украина сугышында һәлак булган Русия хәрбиләре турында мәгълүматны ачуны таләп иткән петицияне 100 меңләп кеше имзалаган

25 мартта Русия саклану министрлыгы бер ай барган сугышта 1351 хәрбинең һәлак булганын таныды. Бер атна элек The New York Times басмасы Америка күзләвенең "консерватив бәяләве"нә таянып 7 меңләп Русия хәрбиенең һәлак булганын хәбәр иткән иде. Украина саклану министрлыгы исә Русия ягында югалтулар 17 меңләп дип белдерә. Моңа һәлак булучылар да, яраланучылар да керә. Бу саннар бәйсез чыганаклардан расланмаган.

Азатлык Украинадагы сугышта һәлак булган Татарстан һәм Башкортстан егетләрен бер исемлеккә туплап бара.

17:34 29.3.2022

Украинадагы сугышта Башкортстаннан тагын бер корбан - Бөрҗән районы Габделмәмбәт авылы егете Илшат Галин һәлак булган. Бу хәбәрне район башлыгы Газиз Манапов раслады. Бүген буласы җеназа 30 мартка күчерелгән.

Davamı

XS
SM
MD
LG