Keçid linkləri

2026, 29 Mart, bazar, Bakı vaxtı 02:17
Бомбаланган Мариуполь. Җирле халык машиналарына утырып Русия хәрбиләре утка тоткан шәһәрдән китә. 17 март 2022
Бомбаланган Мариуполь. Җирле халык машиналарына утырып Русия хәрбиләре утка тоткан шәһәрдән китә. 17 март 2022

-LIVE- Сугыш көндәлеге. 23нче көн

24 февраль иртәсендә Русия президенты Владимир Путин Украинага каршы сугыш башлады. Азатлык иң мөһим вакыйгаларны җанлы блогта теркәп бара.

🔸 24 февраль иртәсендә Русия президенты Владимир Путин Украинага каршы сугыш башлады.

🔸 Азатлык 85 көн буена бу сугыш тирәсендәге иң мөһим вакыйгаларны җанлы блогта теркәп барды.

🔸 Шушы вакыт эчендә анда 1200ләп пост дөнья күрде, аларны меңнәрчә кеше карады.

🔸 Көн саен яңа корбаннар, җимерү, югалтулар китерүче мәгънәсез сугыш дәвам итә, аның очы-кырые күренми.

🔸 Әлегә без җанлы блогны туктатып торабыз, сугыш тирәсендәге вакыйгаларны сайттагы хәбәрләрдә, язмаларда, социаль челтәрләрдә, телеграм каналында яктыртуны дәвам итәрбез.

Бездән аерылмагыз!

16:26 26.3.2022

Башкортстанның Бөрҗән районыннан тагын ике кеше Украинадагы сугышта һәлак булган.

34 яшьлек Инсур Киньякәев Яуымбай авылыннан, ә 26 яшьлек Ильяс Шамиголов - Иске Сөбханголдан.

Бөрҗән районы хакимияте хәбәр итүенчә, мәрхүмнәр белән хушлашу мәрәсиме 27 мартта Яуымбай авылы һәм Иске Сөбханголдагы район мәдәният йортларында оештырылачак.

Бөрҗән районыннан Украинада инде өч кешенең һәлак булуы танылды. Башкортстаннан 21 кешенең үлеме рәсми белдерелде.

Ильяс Шамиголов
Ильяс Шамиголов

14:26 26.3.2022

Киевта комендант сәгате кырыслатылды.

Ул шимбә 20:00 сәгатьтән дүшәмбе 7:00 сәгатькә кадәр дәвам итәчәк. Шәһәр урамнарында махсус белешмәсе булган транспорт кына йөри алачак.

Кешеләргә өйләреннән сирена тавышына ышыклану урыннарына бару өчен генә чыгарга ярый. Җәмәгать транспорты, кибетләр, даруханәләр һәм ягулык станцияләре эшләмәячәк.

14:26 26.3.2022

Әхмәт Мазһаров: "Көзгә-кышка таба бу чикләүләр безне 100 процент җимерә башлый"

Татарстан фәннәр академиясенең элекке президенты, нефтехимия белгече Әхмәт Мазһаров Путинның Украинага каршы башлаган сугышы Татарстан икътисадына нинди зыян китерәчәген сөйләде.

Интервьюдан бер өзек:

— Бу сугышның, гомумән алганда, Татарстанга зыяны ни дәрәҗәдә булыр дип уйлыйсыз?

— Бик зур булыр. Чикләүләрнең зыяны тиз генә булмый аның. Ул өч-дүрт айдан килеп терәлә. Хәзергә элек алып куйганнар белән, инерция белән эшлибез. Аның зыянын әле беркем дә санап чыгара алмас. Әле ул чикләүләрне дә көн саен арттырып торалар бит. Бир авыр булачак. Ярый әле, башка төбәкләр авыл хуҗалыгын бетергәндә Татарстан авыл хуҗалыгын саклап калды. Шушы авыр чорда бу безгә тагын бер терәк булыр дип уйлыйм. Шулай да табыш 20-30 процентка кимер. Төп проблем — хәзер бәяләрнең котырып үсүе. Ә хезмәт хакы үсми, шул килеш кала. Җәен ничек тә түзәрбез. Ә менә көзгә-кышка таба бу чикләүләр безне 100 процент җимерә башлый.

— Сез — төрле чорларны, төрле үзгәрешләрне күп күргән кеше. Русия тарихындагы бу өр яңа чор күпме дәвам итәр дип уйлыйсыз?

— Елларча булыр. Бик тирәнгә кереп китте бит. Бөтен дөньяны үзебезгә каршы оештырдык. Бөтенесе, аңлап алып, бөтен яктан безгә каршы басты. Ике-өч ил генә булса, бер хәл. 90 процент илләр бар яктан безгә каршы чыкты. Мондый әшәке хәлләрне берсе дә тиз генә онытмаячак, озакка барыр. Сөйләшергә дә куркыныч хәлләр. Мин хәзер телевизор да карый алмыйм, йөрәгем авырта башлый. Украинада минем бергә укыган, бергә эшләгән күпме дуслар бар иде, күпме матур шәһәрләр бар иде анда — барысы да җимерелде.

10:41 26.3.2022

26 март иртәсенә кыскача хәбәрләр:

  • АКШ Русия кораллы көчләренә хезмәт күрсәтүче Русия ширкәтләренә санкцияләр кертергә җыена (The Wall Street Journal).
  • Канцлер Олаф Шольц Германия Русия газыннан фаразлаганга караганда иртәрәк тә баш тарта ала диде. Европа берлеге илләре Русия газыннан бәйсезлек алылрга җыенган икән, хәзер алар кире уйламаячак, диде Шольц.
  • Русия башлаган сугышта Украинада кимендә 1081 гади кеше һәлак булган дип хәбәр итә БМОның кеше хокуклары офисы.
  • Украинада сугыш башланганнан бирле анда 136 бала үлгән, 199ы яраланган. Бу хакта Украинаның ювеналь прокурорлары белдерде.

Davamı

XS
SM
MD
LG