Бүген НАТО лидерлары очрашты. Саммитта яңгыраган төп фикерләр:
- Төньяк Атлантика берлеге, аерым алганда корал белән, Украинага ярдәмен дәвам иттерәчәк.
- Русия химик корал яки күпләп юк итү коралы куллана калса, моңа җавап булачак.
- НАТО низагның алга таба да кискенләшүенә каршы, беректәшләр Украинага гаскәрләр җибәрмәячәк яки очмый торган һава киңлеге кертмәячәк.
- НАТО лидерлары белдерүендә Русиянең Украинага агрессиясе хөкем ителә, кичекмәстән хәрби хәрәкәтләрне туктатырга һәм Украина җирләреннән гаскәрләрне чыгарырга чакырыла.
Украина мөфтие Сәид Исмәгыйлов үз Facebook битендә сугышны яклаучы Русия мөфтиләренә язган.
“Вакытлыча басып алынган Киев өлкәсеннән 87 яшьлек татар хатыны шалтыратты, һәм ул үлем хәлендә, приюттан чыга алмый һәм хәрәкәт итә алмый. Ул анда яшерелгән тагын бер кешедән үзе үлгәннән соң аны, юрганга төреп, шунда күмүне сораган. Ул миңа бу җир азат ителгәннән соң мөселман зиратында җирләп дога кылырга вәгъдә бирүне сорады. Мин вәгъдә бирдем. Безнең илгә бу һөҗүмне хуплаган Русия мөфтиләре, мин сезгә бу хатын-кызның фотосын җибәрермен”, ди ул.
АКШ Русиянең Украинага һөҗүме белән бәйле яңа чикләүләрен игълан итте
АКШның финанс министрлыгы "Сбер" башлыгы Герман Грефны, Русия думасын һәм 328 депутатын, шул исәптән Татарстан һәм Башкортстаннан сайланган депутатларны, Русиянең саклану комплексы белән бәйле оешмаларын һәм ширкәтләрен чикләүләр исемлегенә кертте. Соңгылары арасында Казан боралак заводы, Күмертау боралак заводы да бар.
Чикләүләр исемлегенә Татарстаннан депутатлар – Татьяна Ларионова, Марат Нуриев, Максим Топилин, Елена Ямпольская кермәгән.
Алар "ДНР" һәм "ЛНР"ның бәйсезлеген тануга тавыш бирүдә катнашмаган иде. Башкортстаннан Ризван Корбанов, Рифат Шәйхетдиновка чикләүләр кагылмаган.
Шулай ук, АКШның финанс министрлыгы Русиянең алтын белән бәйле операцияләренә чикләүләр кертүен белдерде.
Пәнҗешәмбе, 24 мартта Британия Русиянең Украинага һөҗүме белән бәйле кертелгән санкцияләр исемлеген киңәйтте. Яңа исемлектә Русиянең 33 ватандашы һәм 26 юридик заты бар. Санкцияләр активларны туңдыруны һәм Британиягә керүне тыюны күз уңында тота.
Чикләүләргә эләгүчеләр арасында "Сбер" башлыгы Герман Греф, шул ук банкның җитәкчеләреннән берсе Лев Хасис, Сергей Лавровның Британиядә яшәүче, тәрбиягә алган кызы дип фаразланучы Полина Ковалёва, "Роснефть" башлыгы Игорь Сечинның улы – Иван Сечин, эшкуар Олег Тиньков бар.
Юридик затлар исемлегенә исә Альфа-Банк, Газпромбанк, "Алроса", РЖД, "Совкомфлот" кертелгән. Шулай ук анда Беларустан берничә ширкәт кергән.
Чикләүләр активларны туңдыруны һәм Британиягә керүне тыюны күз уңында тота.