Украинадагы сугышта Башкортстаннан тагын бер егет һәлак булган. Бөрҗан районыннан 20 яшьлек Байегет Бикбулатовның үлемен Пруфы басмасына район хакимиятендә раслаганнар.
“Соңгы тапкыр окоплар казыйм дип әти-әнисенә шалтыратты, ә аннары элемтәгә чыгудан туктады, - дип сөйләгән басмага абыйсы.
Аның мәгълүматларына күрә, бу атнада районның башка хәрбиләрен җирләячәкләр, ә Байбулатны - бер атнадан соң.
Азатлык Украинада һәлак булган Татарстан һәм Башкортстан егетләренең исемлегентуплап бара.
Bloomberg агентлыгы Анатолий Чубайсның Русиядән китүен хәбәр итте.
Анатолий Чубайс Русия президентының тотрыклы үсеш мәсьәләләре махсус вәкиле вазифасын бушаткан һәм илдән чыгып киткән. Бу хакта ике аноним чыганагына сылтама белән Bloomberg агентлыгы хәбәр итте. Басма язуынча, түрә Русиянең Украинага сугыш башлавына ризасызлыгын белдергән.
Чубайсның махсус вәкил вазифасыннан китүе турында, аноним чыганакка сылтама белән ТАСС дәүләт агентлыгы да хәбәр итә. Әгәр отставка турындагы мәгълүмат расланса, Чубайс – Украинада сугыш башланганнан соң эшеннән киткән Русиянең иң югары дәрәҗәле түрәсе булачак. Forbes журналы Чубайс белән телефоннан элемтәгә чыга алган, әмма чит илгә китүе турында сорау бирелгәннән соң, түрә телефонын ташлаган.
The Sun Путинныкы дип фаразланган яхтада бәдрәф кәгазе өчен алтын кыстыргыч күрсәтте
Русия президенты Владимир Путинныкы дип фаразлаган "Шехерезада" яхтасының, бизәлүләрен дә исәпкә алганда, 750 миллион фунт – якынча бер миллиард доллар тирәсе торуы ихтимал. Бу хакта Британиянең The Sun таблоиды яза, басма яхтаның интерьерын карап чыккан. Журналистлар аның бизәлешен "түбәнсетердәй зиннәтле" һәм "укшытырдай арттырып җибәрелгән" дип атаган.
Басма, янәсе "Шехерезада"да төшерелгән фотоларны чыгарган. Фотоларда бәдрәф кәгазе өчен алтын кыстыргыч, спорт залында кимоно һәм кара пута фотосы, джакузи, рояль һәм зиннәтле итеп бизәлгән төшке аш залы күренә.
Яхта экипажының элеккеге бер әгъзасы газетка яхтаның тартып алынып, Украина файдасына сатылуын теләвен сөйләгән.
Украинадагы Русия башлаган сугышта Татарстаннан Сергей Кузнецов һәлак булган. Ул 1983 елда Биләрдә туган. Мәскәүгә күчеп киткәннән соң килешү нигезендә гаскәрдә хезмәт иткән. Былтыр Казанга күчерелгән. Хәрби фельдшер булган. Хатыны, ике баласы калган.
Азатлык Украинада һәлак булган Татарстан һәм Башкортстан егетләренең исемлеген туплап бара.