Русиянең Украинага каршы сугышында һәлак булган Татарстаннан 22 яшьлек Илнур Гайфетдиновны 20 мартта Кукмара районының Яңа Комар авылында җирләгәннәр, бу хакта “Хезмәт даны” газетасы хәбәр итә.
Гайфетдинов Саба районының Иштуган авылы мәктәбен тәмамлаганнан соң, Киров медицина көллиятендә укыган. 2020 елның 11 ноябрендә хәрби хезмәткә алынган. 2021 елның 12 февраленнән килешү нигезендә Луга шәһәренең 29760нчы хәрби бүлегендә медицина ротасы фельдшеры булып хезмәт иткән.
Украинадагы сугышта һәлак булган Татарстан һәм Башкортстан егетләре турында тулырак безнең сәхифәдә укый аласыз.
20 март киченә кыскача хәбәрләр:
- Украинадагы хәрби хәл тәртибе 25 апрельгә кадәр озайтылды. Бу фәрманны Украина президенты Владимир Зеленский имзалады. Киев өлкәсендә 20 марттан 21 мартка кадәр комендант сәгате кертелә. Украина саклану министрлыгы һәм Украина хәрби көчләренең баш штабы, бүген Русия гаскәрләренең Киевка һөҗүм итүләре мөмкин дип хәбәр итте.
- Казан активисты Андрей Бояршиновны Telegramда ике пост өчен террорчылыкны аклауда гаеплиләр. Мәхкәмә аны өй сагына җибәрде. Җинаять эше ачылган карарда әйтелгәнчә, Бояршинов "Андрей Ossian" тәхәллүсе белән 4 мартта "ПротестныйЧат | Казань" Telegram-чатында һәм 9 мартта "Протестная Казань - НетВойне" Telegram-кналында администратор исеменнән хәбәр калдырган.
- Бүген Башкорстанның Добасска җибәрелгән һуманитар ярдәме килеп җитте. Аны тапшыруда Донбасска килгән республика башлыгы Радий Хәбиров та катнашты. Соңрак Радий Хәбиров һәм "ДНР" җитәкчесе Денис Пушилин хезмәттәшлек турында килешү имзалады.
- Башкортстанда Украинадагы сугышта һәлак булган Илмир Гыймалетдинов һәм Владимир Лосевны җирләделәр.
- 20 мартта Украинаның Херсон һәм Каховка шәһәрләрендә яшәүчеләр Русия басып алуына каршы протест белдереп мәйданнарга чыкты. Каховкада яшәүчеләр шулай ук "Бердәм, ирекле Украина!" дигән шигар кычкырып урам буйлап йөреш уздырды. Ике шәһәрне дә хәзерге вакытта Русия хәрбиләре контрольдә тота.
- Украина президенты Владимир Зеленский Мариуполь белән булган вакыйгаларны сугыш җинаятьләре тарихына керәчәк террор дип атады. Бер атна эчендә чолгап алынган Мариупольдан үз көчләре белән якынча 39 мең кеше киткән.
- 20 мартта Казанда “Азатлык” татар яшьләре берлеге активистлары ялгыз пикетларга чыгып Татарстан референдумына 30 ел тулуны билгеләп үтте.
Русия хакимиятләре Азатлык сайтын томалады. Әмма без эшебезне дәвам итәбез. Безне көзге сайтта укый һәм карый аласыз.
19 мартта Казанның Вахитов районы мәхкәмәсе активист Андрей Бояршиновны өй сагына җибәрде. Ул Русия җинаять кодексының 205.2 маддәсе 2 бүлеге – террорчылык эшчәнлек кылырга чакыруда, террорчылыкны аклауда һәм пропагандалауда гаепләнә.
Җинаять эше ачылган карарда ("Idel.Реалии"да карарның нөсхәсе бар) әйтелгәнчә, Бояршинов "Андрей Ossian" тәхәллүсе белән 4 мартта "ПротестныйЧат | Казань" Telegram-чатында һәм 9 мартта "Протестная Казань - НетВойне" Telegram-кналында администратор исеменнән хәбәр калдырган. 18 мартта үткәрелгән лингвистик тикшеренү әлеге хәбәрләрдә террорчылыкны аклау күренешләрен ачыклаган.
Нинди хәбәрләр турында сүз барганы әйтелми. Җинаять эшен ФСБның Татарстан идарәсе ачкан.
Украинадагы сугыш нәтиҗәсендә 115 бала һәлак булган, тагын 140 кеше җәрәхәтләнгән, дип хәбәр итә Украина баш прокуратурасы.