Европа берлеге җитәкчелеге Русия бизнесменнарының санкцияләргә эләккән активларын сугыштан соң Украинаны торгызырга җибәрү мөмкинлеге турында фикер алыша.
Бу хакта Bloomberg агентлыгы үз чыганакларына сылтанып хәәбәр итте. Шул ук вакытта әлегә бу башлангыч сөйләшүләр генә, ниндидер анык карарлар кабул ителмәгән дип тә искәртелә. Әлеге активларны ничек кулланасын Европа берлегенең бөтен әгъза дәүләтләре хәл итәргә тиеш.
Европа комиссиясе башлыгы вәкиле Урсула фон дер Ляйен сүзләренчә, әлегә активлар туңдырып кына куелган.
Италия гына да Русия бизнесменнарының 780 миллион евролык активларны туңдырган дип яза Bloomberg.
Ике көн элек Казанда киңкүләм чуалышларга чакыруда шикләнелүче өч кеше бүген вакытлыча тоту изоляторыннан бернинди гаепләүләр белдермичә азат ителгән.
17 март Казанда, массакүләм тәртипсезлекләргә чакыруда шикләнелеп, Андрей Бояршинов, Руслан Терентьев һәм Тимур Төхвәтуллин тоткарланган иде. 19 мартта, тоткарлауларга 48 сәгать үткәннән соң, Терентьев белән Төхвәтуллинны Эчке эшләр министрлыгының Казандагы вакытлыча тоту изоляторыннан гаепләүләр белдермичә һәм чик кую чарасы сайламыйча азат иткәннәр. Бу хакта "Агора" хокук яклау оешмасы җитәкчесе Павел Чиков хәбәр итте. Бояршиновны да җибәрелүе билгеле.
Тагын берничә җирле сәяси активисттан, өйләрен тентегәннән соң, шаһитлар сыйфатында сорау алганнар.
Украинадагы сугыш "ачлык давылына" китерергә мөмкин диде БМО баш секретаре.
Антониу Гутерриш сүзләренчә, сугыш азык-төлек чылбырын өзә һәм ягулыкка, ашамлыкларга һәм транспортка бәяләрне арттыра. Гутерриш "ачлык давылына" һәм глобаль азык-төлек системын җимерүгә юл куелмасын өчен бөтен көчкә тырышырга чакыра.
Русия саклану министрлыгы беренче тапкыр һипертавышлы корал куллануы турында хәбәр итте. Бу - һипертавышлы ракетлар очыручы "Кинжал" ракет комплексы. Ул Ивано-Франковский өлкәсендә Украина гаскәрләренең ракетлар һәм авиация кораллары складын юк итү өчен кулланылган диелә.