Татарстанның Балтач районы егете Илдар Галиевнең Украинага каршы сугышта һәлак булуын 17 мартта хәбәр иткән “Хезмәт" газеты бу хәбәрне укучылар күзеннән алып куйды, хәбәргә сылтама хәзер эшләми. Балтач район газеты редакциясендә бу хәбәрнең югалуын Илдар Галиевнең әнисе аны сәхифәдән алуны соравы белән аңлаттылар, аның һәлак булуын раслый да, кире кага да алмауларын белдерделәр. Шулай да "Хезмәт"нең "Одноклассники"дагы сәхифәсендә егетнең Украинага каршы сугышта һәлак булуы турында хәбәр сөртелмәде.
Львов шәһәренең үзәк мәйданында 109 буш коляска тезеп куйганнар. Русия Украинага бәреп кергәннән бирле сугышта шулкадәр бала һәлак булган диелә.
Украинаның Львов һәм Киев шәһәрләренә һөҗүмнәр булган
Бүген, 18 мартта Украинаның Львов шәһәре мэры Андрей Садовый, шәһәрдәге һава аланына тоташкан районга Русиянең ракет һөҗүмнәре оештырылуын хәбәр итте.
Берничә снаряд очкычлар төзәтү заводына төшкән. Шартлаулар якынча иртәнге җиденче яртыда булды, дип язды Садовый Telegram-да.
Җомга Киев шәһәре хакимияте шәһәрнең Подольски районында торак кварталны утка тотуларын хәбәр итте.
Атыш нәтиҗәләре һәм яраланучылар саны ачыклана.
Алданрак Киев мэры Виталий Кличко, сугыш дәвамында шәһәрдән анда яшәүчеләрнең яртысы күчеп китте дип хәбәр иткән иде. Көн саен шәһәрнең төрле районнарында торак йортларны атышка тотулары турында хәбәрләр килә.
Япония, Австралия һәм Яңа Зеландия Русиягә яңа чикләүләр кертте
Алар президент Владимир Путинга, Русиянең берничә түрәсе һәм олигархларына, шулай ук Русиянең дәүләт бурычы белән идарә итүче банкларга һәм дәүләт оешмаларына каршы кертелгән.