16 мартта АКШ президенты Джо Байден, журналистларның соравына җавап биреп, Русия президенты Владимир Путинны "хәрби җинаятьче" дип санавын әйтте. Reuters агентлыгы искәртүенчә, Русия гаскәрләренең Украина җирләренә бәреп керүе контекстында Байден беренче тапкыр Путинга карата мондый риторика куллана. Узган ел Байден, Путинны “үтерүче” дип саныйсызмы дигән сорауга, “әйе” дип җавап биргән иде. Монда тулырак.
Һаагадагы БМО халыкара мәхкәмәсе Русия Украинага каршы сугышны кичекмәстән туктатырга тиеш дигән карар чыгарды. Киев Мәскәүнең Украинаны геноцидта гаепләве нигезсез дип мәхкәмәгә мөрәҗәгать иткән иде. Киев белдерүенчә, геноцид турында конвенцияне нигезсез сылтау буларак кулланып Украинага сугыш башлаган Русия аннан чыгарга тиеш. Русия президенты Владимир Путин Украинаның Донбасс төбәгендә 2014 елдан алып хәзерге сугыш башланганчыга кадәр булган хәлләр турында сөйләгәндә “геноцид” сүзен күп тапкыр кулланды. Мәхкәмә Украинаның үз җирләрендә геноцид кылуын раслаучы дәлилләр юк дигән карарга килде. Монда тулырак.
Сугыш аркасында Чаллыда 15 мең кеше эшсез кала
Компонентлар җитмәү сәбәпле, КамАЗ җитештерүне 40 процентка киметергә мөмкин. Бүген Русия президенты Владимир Путин катнашында Русия төбәкләренә социаль-икътисади ярдәм турында киңәшмәдә Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов шулай дип белдерде.
Миңнеханов әйтүенчә, компонентлар белән тәэмин итү мәсьәләсе хәл ителгәнчегә кадәр 15 меңләп хезмәткәр эшләми торачак.
КамАЗ йөк машиналарының моторлары Cummins (АКШ), тизлек күчергече ZF (Германия), ягулык җиһазы Bosch (Германия) ширкәтенеке. Монда тулырак.
Мински урамнарында кичәдән бирле Русия хәрби медицина машиналары артып китте. Элегрәк Азатлыкның беларус редакциясе, шаһитләр сүзләренә таянып, Мозырь һәм Наровль шәһәрләрендәге (Беларусның Украинага чиктәш Гомель өлкәсендәге шәһәрләр) һоспитальләрдә Украинадан китерелүче йөзләрчә Русия хәрбие булуын хәбәр иткән иде.