Сугышта тагын ике башкортстанлы һәлак булган
Украинадагы сугышта Башкортстаннан тагын ике хәрби һәлак булган. Аларның берсе — Уфадан өлкән офицер Сергей Порохня. Аның үлеме турында 15 мартта “Вся Уфа” телеканалы хәбәр итте. Сергей Порохня Уфада шактый билгеле зат иде, ул 9 майда Уфадагы Җиңү парадын кабул итте.
Шулай ук бүген Стәрлетамак мэры Рөстәм Газизов мэриядәге киңәшмә вакытында Украинадагы сугышта Стәрлетамакта яшәгән Владимир Мокшинның һәлак булуын җиткергән иде. Мокшинның моңа кадәр кайнар нокталарда, шул исәптән Төньяк Кавказда да хезмәт иткәнлеге әйтелде.
Барселонада Сергей Чемезовның 140 млн долларлык яхтасын конфискацияләгәннәр
Барселонада Испания хакимиятләре Украинага карата агрессия сәбәпле кертелгән чикләүләр нигезенедә Русия олигархы Сергей Чемезовның 140 млн долларлык яхтасын вакытлыча конфискацияләгән. Бу турыда ике чыганагына таянып, Reuters хәбәр итә.
Русия президенты Владимир Путинның дусты, “Ростех” дәүләт конгломератын җитәкләүче элекке КГБ офицеры Сергей Чемезовның Valerie исемле 85 метрлык супер яхтасы конфискацияләнгән диелә.
Pandora Papers мәгълүматлары нигезендә 2021 елда чыккан мәкаләдә язылганча, яхта Британиянең Вирджин утрауларындагы ширкәт аша Чемезовның үги кызы Анастасия Игнатова исеменә теркәлгән.
15 мартта Русиянең Көнчыгыш хәрби бүлгесендәге полигоннарда мобилизацион резервта булган ватадашларны хәрби күнегүләргә туплау башланган. Бу хакта "Интерфакс" хәбәр итә.
"Мобилизацион кешеләр резервында булу турында килешү төзегән запастагы хәрби хезмәткәрләр белән гамәли күнегүләр 15 марттан 17 мартка кадәр уза. Резервистлар утлы коралдан атачак, заманча корал һәм хәрби техниканың хәрби мөмкинлекләрен өйрәнәчәк, хәрби һәм дәүләт объектларын саклау һәм һөҗүмнән яклауны оештыру өчен кирәкле төп күнегүләр узачак", дип хәбәр иткән Көнчыгыш хәрби бүлгесенең матбугат хезмәте.
Киев Украига каршы сугышта Русиянең дистәләгән мең хәрбие һәлак булуын белдергән иде. Монда тулырак.
Бүген Чехия премьер-министры Петр Фиала Польша һәм Словения премьерлары Матеуш Моравецкий һәм Янез Янша белән Киевка оча. Анда алар Украина президенты Владимир Зеленский һәм премьеры Денис Шмыгаль белән очраша.
Бу турыда бүген иртән Чехия премьеры Twitter-да язды. Алар белән бергә Польша вице-премьеры Ярослав Качинский да Киевка оча.
“Бу сәфәр Европа шурасы рәисе Шарль Мишель һәм Европа комиссиясе рәисе Урсула фон дер Ляйен белән киңәшләшүләр нигезендә оештырыла. Сәфәрнең максаты — Европа берлегенең Украинаны һәм аның азатлыгын һәм бәйсезлеген яклавын ачык итеп күрсәтү”, ди Фиала.
Украинага өстәмә ярдәм турында да сүз булыр дип көтелә. Украинадан Көнбатыш илләренә миллионнарча качак китте. Европа берлеге Русиянең Украинага һөҗүмен хөкем итә һәм Киевка корал һәм кирәк-яраклар белән ярдәм итә.