Русия хакимияте безнең төп сайтны да, көзгеләрне дә томалый. Исегезгә төшерәбез, бу томалауларны VPN-клиент ярдәмендә урап узарга мөмкин. Бу сезгә имин булырга ярдәм итәчәк, сезнең провайдер сезне чит илдә дип санаячак, сылтамалар ачылачак. Без ышанган VPN-хезмәтләр:
Бу мәгълүматны дусларыгыз белән дә уртаклашыгыз!
14 мартка көндезге хәбәрләр кыскача:
- Бүген, 14 мартта Украинадагы сугышны җайлау турындагы сөйләшүләренең дүртенчесе уза. Бу юлы Украина-Русия тарафлары шәхсән очрашмый, сөйләшүләр онлайн тәртиптә үтә. Украина вәкиллеге әгъзасы, президент офисының киңәшчесе Михаил Подоляк авыр сөйләшү көтелә һәм Украина үз таләпләрендә нык торачак, дип язды.
- Украинадагы сугышта Башкортстаннан тагын бер хәрбинең үлүе билгеле булды. Мәләүз шәһәрендә туган 22 яшьлек Александр Бесов снайперларның махсус ротасында контракт нигезендә хезмәт иткән булган.
- Казанда санкцияләр аркасында 40 ширкәт ябылган. “Чит ил ширкәтләренең шактые бизнеслары белән илдән китәргә карар кылды, әмма алар барысы да диярлек 2-3 ай буена хезмәт хакы түләвен дәвам итәргә булды, бу аларның да яхшыга өметләнүе турында сөйли”, диде бүген Казан мэры Илсур Метшин. “Бу вазгыятьтә эшсезлекнең арту ихтималы зур”, дип саный ул.
- Чаллыда 2,5 миллиард сумга элеккеге “Форд Соллерс” заводының җитештерү комплексын саталар. Бу хактагы мәгълүмат игъланнар сайтында чыкты. Комплексны 2019 елның мартында япканнар иде. Элек заводта җиңел машиналар җитештерелде.
- Русия хакимиятләре Украинадагы хәрби хәрәкәтләргә ярдәм буларак Кытайдан хәрби техника бирүен сораган, дип язды халыкара медиалар. Кытай Русиянең ярдәм соравын кире кага.
- Русия гаскәрләре чолгап алган Мариупольдә, сугыш башланганнан бирле ким дигәндә 2500 кеше һәлак булган. Якшәмбе көнне Рим папасы Франциск Ватиканда гыйбадәт кылганда Мариупольне “Газап чигүчеләр шәһәре” дип атады. Тулырак безнең сәхифәдә укый аласыз.
❗️Русия хакимияте безнең төп сайтны да, көзгеләрне дә томалый. Исегезгә төшерәбез, бу томалауларны VPN-клиент ярдәмендә урап узарга мөмкин. Бу сезгә имин булырга ярдәм итәчәк, сезнең провайдер сезне чит илдә дип санаячак, сылтамалар ачылачак. Без ышанган VPN-хезмәтләр:
🔸nThlink
🔸Psiphon
🔸Lantern
🔸Orbot
Бу мәгълүматны дусларыгыз белән дә уртаклашыгыз!
Украинадагы сугышта Башкортстаннан тагын бер хәрби һәлак булган. Мәләүз шәһәрендә туган 22 яшьлек Александр Бесовның үлеме турында 13 мартта ГорОбзор.Уфа басмасына аның тормыш иптәше Милена сөйләгән. Хатыны әйтүенчә, Александр Бесов контракт нигезендә снайперларның махсус ротасында хезмәт иткән булган.
Александр гыйнварда ук хәрби күнегүләргә әзерләнә башлаган, күнегүләргә 5 февральдә киткән. 21 февральдән Александрның ротасы һәм үзе турында хәбәрләр килүдән туктаган. 9 мартта аның үлеме турында җиткергәннәр.
11 мартта Башкортстан хакимиятләре Украинадагы сугышта һәлак булган бишенче хәрбинең үлемен таныган иде. Илвир Галләмов тумышы белән Кушнаренко районының Калтай авылыннан, аның хатыны тол калган.
10 мартта Учалы районы Ахун авылыннан солдат - Нил Мөслимовның һәлак булуын хәбәр иткәннәр иде. Ул Русиянең кораллы көчләрендә контракт белән хезмәт иткән һәм мотоукчы батальонында гранатометчик булган.
Русиянең саклану министрлыгы Украинадагы сугышта ничә Русия солдаты һәлак булуын бер тапкыр гына – 2 мартта хәбәр итте, 498 кеше диде.
Русия хакимиятләре Украинадагы хәрби хәрәкәтләргә ярдәм буларак Кытайдан хәрби техника бирүен сораган, дип яза кайбер медиалар.
Finanсial Times чыганаклары мәгълүматына күрә, сугышның өченче атнасы уртасына Русиянең кайбер кораллары бетеп килә. Үз әңгәмәдәшләренә сылтама белән New York Times, Русия икътисади санкцияләр нәтиҗәсенә каршы тору өчен Кытайдан шулай ук өстәмә икътисади ярдәм сораган дип искәртә.
Кытайның Русия үтенеченә ничек җавап бирүе хәбәр ителми. Украинадагы сугышка карата Пекин нейтраль позиция алды һәм Мәскәүне һөҗүм өчен тәнкыйтьләмәде, әмма сөйләшүләр юлы белән вазгыятьне җайларга чакырды.
Ак йорт, Русиянең бу үтенече – Пекин белән Мәскәү арасында тыгыз элемтәләр урнашу билгесе дип сагая.
Шулай ук Кытайның уңай җавабы Көнбатышның Украинага ярдәмен какшатырга мөмкин.
“Без Пекинга читтә тормаячагыбызны һәм нинди дә булса дәүләткә Русиянең икътисади санкцияләрдән югалтуларын компенсацияләргә юл куймаячагыбызны хәбәр иттек”, диде CNN телеканалының эфирында АКШ президентының дәүләт иминлеге киңәшчесе Джейк Салливан.
Кытайның Вашингтондагы илчелеге Русиянең үтенече турында хәбәрдар булмавын әйтте.
14 мартта Римда АКШ президентының дәүләт иминлеге ярдәмчесе Джейк Салливан һәм Кытайның коммунистлар фиркасе үзәк комитетының сәяси бюросы әгъзасы Ян Цзечи очрашачак.
“Бу очрашу Русиянең Украинага каршы акланмаган һәм рәхимсез сугышы контекстында, шулай ук Кытайның дөньядагы тәртип турындагы үз күзаллауларын алга сөрүе өчен Русия белән берләшүенә бәйле уза”, дип яза Politico үз чыганагына сылтама белән.