Keçid linkləri

2026, 31 Mart, çərşənbə axşamı, Bakı vaxtı 13:46
Бомбаланган Мариуполь. Җирле халык машиналарына утырып Русия хәрбиләре утка тоткан шәһәрдән китә. 17 март 2022
Бомбаланган Мариуполь. Җирле халык машиналарына утырып Русия хәрбиләре утка тоткан шәһәрдән китә. 17 март 2022

-LIVE- Сугыш көндәлеге. 23нче көн

24 февраль иртәсендә Русия президенты Владимир Путин Украинага каршы сугыш башлады. Азатлык иң мөһим вакыйгаларны җанлы блогта теркәп бара.

🔸 24 февраль иртәсендә Русия президенты Владимир Путин Украинага каршы сугыш башлады.

🔸 Азатлык 85 көн буена бу сугыш тирәсендәге иң мөһим вакыйгаларны җанлы блогта теркәп барды.

🔸 Шушы вакыт эчендә анда 1200ләп пост дөнья күрде, аларны меңнәрчә кеше карады.

🔸 Көн саен яңа корбаннар, җимерү, югалтулар китерүче мәгънәсез сугыш дәвам итә, аның очы-кырые күренми.

🔸 Әлегә без җанлы блогны туктатып торабыз, сугыш тирәсендәге вакыйгаларны сайттагы хәбәрләрдә, язмаларда, социаль челтәрләрдә, телеграм каналында яктыртуны дәвам итәрбез.

Бездән аерылмагыз!

14:20 13.3.2022

13 мартка көндезге хәбәрләр кыскача:

  • Украина Югары радасы депутаты Ирина Геращенко Львов янындагы Яворовский хәрби полигонына һөҗүм ясалуын әйтте. Полигон Польша чигеннән 25 чакрым гына урнашкан. Беренчел мәгълүматларга күрә, 9 кеше үлгән, 57 кеше яраланган.
  • Иртән шартлаулар Ивано-Франковскидагы (Украина Көнбатышында, Романия чиге ягында) яңгырады. Шәһәр мэры Руслан Марцинков һава аланына якын урнашкан районнардагы халыкны өйләреннән китәргә чакырды.
  • Донбасстан эвакуацияләнгән 95 меңнән артык кеше Русия төбәкләре арасында таратылачак. Татарстанга - 1020, Башкортстанга - 1867 кеше җибәреләчәк, диелә Русия хөкүмәте карарында.
  • 13 мартта Гыйракның төньягында урнашкан Эрбилдагы АКШ консуллыгы янына берничә ракета шартлаган. Корбаннар юк. Көрд медиалары хәбәр итүенчә, Эрбилгә ким дигәндә 14 ракета атылган. Kurdistan 24 телеканалының бинасы җимерелгән, җирле һава аланы эше дә туктатылган.
  • Казандагы "Яблоко" партиясе активисты Гөлназ Равилованың Казан Федераль Университеты (КФУ) социаль-мәгариф эшләре мөдире урынбасары һәм укытучы Виктор Туманинга карата Татарстан прокуратурасына биргән шикаяте Тикшерү комитетына җибәрелгән. 1 мартта, Туманин, Казанда Украина сугышына каршы Г.Камал театры каршына плакат тотып чыккан бер кызның ялгыз пикетын бозган иде. КФУ укытучысы үзен агрессив тоткан һәм кызның плакатын тартып алган.
  • Русия оппозиционеры Алексей Навальный такымы русияләрне Украинадагы сугышка каршы яңа протестларга чыгарга өндәде. Акцияләр 13 мартта, якшәмбе көнне, Казан вакыты белән 14.00 сәгатьтә, Казан, Мәскәү, Петербур, Новосибирски, Екатеринбур, Әстерханда узачак. Элекке протестлар тоткарлаулар белән тәмамланды. ОВД-Инфо мәгълүматларына караганда, 24 февральдән барлыгы 13 918 кеше кулга алынган.
  • Казан федераль университетының бер бинасында да тәрәзәләрдәге утларны кабызып Украинага каршы Русия агрессиясе билгесе булган Z хәрефен ясаганнар, дип хәбәр итә DOXA.

Азатлык томаланса да, без эшебезне дәвам итәбез!

Безнең көзге сайт: https://d3p1ee4vyd5fte.cloudfront.net/

12:15 13.3.2022

FACE тәхәллүсле Уфа рэперы Иван Дремин Русиядән күчеп киткән. Бу хакта ул үз социаль челтәрләрендә язган. Үз карарын ул Украинадагы хәлләр белән бәйли.
"Русия артисты буларак, шул исәптән ватандашы буларак та мин – юк. Русиягә салымнар түләргә җыенмыйм, мин киттем һәм Русиягә кайтмаячакмын, Русиядә концертлар бирмәячәкмен. Нигә? Чөнки мине һәм якыннарымны китәргә мәҗбүр иттеләр, үз йортымнан, үз җиремнән китәргә мәҗбүр иттеләр, бу секундтан мин үземнеке дип танудан баш тарткан дәүләтегез китәргә мәҗбүр итте һәм ипи белән майга акчасы җиткәнгә барысыннан да канәгать булып утырган халкым китәргә мәҗбүр итте", дип яза ул Инстаграм аккаунтында.

11:48 13.3.2022

Төнлә һава тревогасы Украинаның Киев, Виннице, Каменец-Подольски, Полтава, Львов, Черкасски өлкәсе, Ивано-Франковске, Одесса, Днепропетровски, Кировоград өлкәсе, Хмельницкида яңгырады.

Украина Югары радасы депутаты Ирина Геращенко Львов янындагы Яворовский хәрби полигонына һөҗүм ясалуын әйтте. "Украина 24" телеканалы хәбәр итүенчә, ул Польша чигеннән 25 чакрым гына урнашкан.

Иртән шартлаулар Ивано-Франковскидагы (Украина Көнбатышында, Романия чиге ягында) яңгырады. Шәһәр мэры Руслан Марцинков һава аланына якын урнашкан районнардагы халыкны өйләреннән китәргә чакырды.

10:58 13.3.2022

Кырымтатар халкы лидеры Мостафа Җәмилев Төркия президенты Рәҗәп Эрдоган белән очрашты. Алар Украинаны яклау, Русия тарафыннан аннексияләнгән Кырымдагы вазгыять, шул исәптән кырымтатар халкына янаган куркынычлар, Украинадагы сугыш вакытында Төркиягә китәргә мәҗбүр булган Украина ватандашларын яклау һәм булышу турында сөйләште.

Davamı

XS
SM
MD
LG