Русия хәрбиләре Украинаның Киев өлкәсендәге Макаров бистәсеннән чыгып баручы ике пенсионерны атып үтергән. 28 февральдә булган бу хәл күзәтү видеокамерасына эләккән.
70 яшьтән өлкән әби белән бабай юл чатындагы “Стоп” тамгасына туктаган. Русия хәрбиләре инвалидлар тамгасы булган машинага якыннан ут ачкан. Машинадагыларның икесе дә шундук һәлак булган.
Украинадагы кырымтатарлар Чехия һәм Төркиягә эвакуацияләнә
Чехиянең Украинадагы илчелеге ярдәмендә Кырымтатар Мәҗлесе һәм Львов шәһәре хакимияте каршындагы "Азат һәм битараф булмаган" волонтёрлык штабы 8 мартта 48 кырымтатар хатыны һәм балаларны Чехиягә эвакуацияләгән.
Чехиягә тыныч халыкны эвакуацияләүдә катнашкан Кырым стратегик тикшеренүләр Институтының проектлар координаторы Эльмира Аблялимова сүзләренчә, хатыннар һәм балалар Брно шәһәренә китерелгән. Чехия барлыгы 300 кешене кабул итәчәк.
Мәҗлеснең координация үзәге ярдәмендә беренче атнада барлыгы 500 кырымтатар эвакуацияләнгән. Кырымның Дәүләт байлыгы фонды рәисе Ленур Мамбетов сүзләренчә, Львовтан автобуслар Ромыния, Болгарстан аша Төркиягә җибәрелә. Төркиягә инде 14 шундый автобус юлладык ди ул.
Украина хәрбиләренә "тегүчеләр гаскәре" ярдәм итә
Русия агрессиясенә каршы сугышучы Украинага чит илләрдән күп кенә корал, сугыш кирәк-яраклары һәм хәрби киемнәр китерелде һәм китерелә. Әмма илне саклаучылар сафларына кушылучылар шул кадәр күп ки, алар җитәрлек түгел. Бер Запорожьеда гына да ядрә яки кыйпылчыклардан саклый торган ныгытылган хәрби киемнәр кытлыгы мең данәгә җитә.
Шундый шартларда волонтерлар ярдәмгә килгән. Кул астында булган тукымалардан һәм башка детальләрдән ныгытылган хәрби киемнәр, гранаталар һәм автомат магазиннары йөртү өчен жилетлар һәм башка әйберләр җитештерәләр. Алар үзләрен “тегүчеләр гаскәре” дип тә атый.
Сугышка кадәр алар төрле матур киемнәр, пижамалар теккән. Башка урында эшләүче кешеләр дә ял көннәрен биредә ярдәм итеп уздыра. Запорожьеда хәзер биш шундый цех эшли.
Татарстандагы төзелешләрдән мигрантлар китәргә мөмкин
Татарстанның төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалыгы министры Марат Айзатуллин санкцияләр аркасында республика төзелешләреннән мигрантлар китәргә мөмкин дип саный. Бу хакта ул бүген хөкүмәт брифингында әйтте.
"Әлегә мондый проблем юк, әмма чит илдән килгән эшчеләрнең акча күчерү белән бәйле авырлыклары бар. Алар акчаларын ватаннарына җибәрә алмый, бу проблем бар", диде министр.
Русиянең Украинага сугыш башлавыннан соң, Көнбатыш Русия үзәк банкы хисапларына һәм финансларына киртә куюын игълан итте, шулай ук Русиянең иң мөһим банкларын SWIFT акча күчерү системыннан чыгарды.