Украина шәһәрләрендә тыныч халык илне басып алучы Русия гаскәрләренә протест белдерә, аларны туктатырга тырыша. Хәрбиләр исә тыныч халыкка утлы корал төби, һавага ата, кешеләрне ниндидер газ белән куып тарата. Мондый хәлләр илнең барлык диярлек төбәкләрендә күзәтелә.
⚡️ Русия Генпрокуратурасы "Дождь" һәм "Эхо Москвы" сайтларын томаларга таләп итте
Алексей Венедиктов "Эхо Москвы" радиосы эфирдан сүндерелгән дип хәбәр итте.
Казанда сугышка каршы ялгыз пикетлар уза
Шушы минутларда Казан үзәгендә Украинада барган сугышка каршы пикетлар уза. Яшьләр төрле шигарләр тотып, Камал театрыннан Бауман урамы буена кадәр тезелеп баскан.
Пикетчыларнын берсе – 24 яшьлек Гөлфия. Ул "Дөньяга - тынычлык" ("Миру – Мир") дигән язу тоткан. Гөлфия Азатлыкка сөйләгәнчә, ул Путинның Украинада сугыш башлавына, анда кан коелуга, геноцидка каршы урамга чыккан.
"Башта курыккан идем, аннары берүзем булмавымны, минем фикеремә теләктәш кешеләр барлыгын күрдем. Бу кешеләр дә акция, пикетларга чыга. Урамда да кайбер кешеләр яныма килеп, теләктәшлек сүзләре әйтә, без дә сугышка каршы, диләр, фотога төшәләр, һәм җылы сүзләр белән күңелне юаталар", дип сөйләде ул.
Гөлфия сүзләренчә, узып баручы кешеләрнең күбесе курка. "Мине плакат белән торганымны күреп, куркалар, күзләрен түбән төшерәләр, кайберләре адымнарын тизәйтә, кайбер парларда кызлар егетен тизрәк китик дип ашыктыра башлый. Мин кешеләрнең куркуын да күрәм, шул ук вакытта минем карашларга теләктәш булуларын да күрәм, ләкин алар уйларын, карашларын минем кебек ачык белдерергә куркалар", ди ул.
Гөлфия шулай үк Казанда урамнарга кешеләр аз чыгуына борчыла. "Казанда ниндидер оешкан акцияләр юклыгы, бу хәл белән ризасызлыкларын белдерүчеләр аз булуы күңелне әрнетә", дип сөйләде ул Азатлыкка.
Кырымтатар Мәҗлесе Русияне террорчы ил дип танырга чакырды
"Кырымтатар Мәҗлесе халыкара җәмәгатьчелекне Русияне террорчы ил, ә аның хәрби-сәяси җитәкчелеген халыкара җинаятьчеләр дип танырга чакыра", - диелә Мәҗлес рәисе Рефат Чубаров ясаган белдерүдә.
Мәҗлес НАТО, АКШ һәм Европа берлеген Украина күген ябарга һәм Русиядән нефть продуктларын китерүгә тулы эмбарго кертергә өндәде. Ул шулай ук Ислам хезмәттәшлеге оешмасы әгъзалары булган дәүләт башлыкларына ”Русия һәм әлеге террорчы илне җитәкләүче хәрби җинаятьчеләр белән теләсә нинди хезмәттәшлекне туктатырга”, дигән өндәмә белән мөрәҗәгать итә.
Мәҗлес Украина Югары Радасының БМО Генераль Ассамблеясе тарафыннан "Путин режимының Украина, Грузия һәм башка дәүләтләргә каршы җинаятьләрен тикшерү өчен трибунал булдыру тәкъдимен яклый, диелә белдерүдә.
Бүген Харьковка ясалган һөҗүмнән соң Украина президенты Владимир Зеленский да Русияне "террорчы дәүләт" дип атады.