Keçid linkləri

2026, 03 Aprel, Cümə, Bakı vaxtı 18:30
Бомбаланган Мариуполь. Җирле халык машиналарына утырып Русия хәрбиләре утка тоткан шәһәрдән китә. 17 март 2022
Бомбаланган Мариуполь. Җирле халык машиналарына утырып Русия хәрбиләре утка тоткан шәһәрдән китә. 17 март 2022

-LIVE- Сугыш көндәлеге. 23нче көн

24 февраль иртәсендә Русия президенты Владимир Путин Украинага каршы сугыш башлады. Азатлык иң мөһим вакыйгаларны җанлы блогта теркәп бара.

🔸 24 февраль иртәсендә Русия президенты Владимир Путин Украинага каршы сугыш башлады.

🔸 Азатлык 85 көн буена бу сугыш тирәсендәге иң мөһим вакыйгаларны җанлы блогта теркәп барды.

🔸 Шушы вакыт эчендә анда 1200ләп пост дөнья күрде, аларны меңнәрчә кеше карады.

🔸 Көн саен яңа корбаннар, җимерү, югалтулар китерүче мәгънәсез сугыш дәвам итә, аның очы-кырые күренми.

🔸 Әлегә без җанлы блогны туктатып торабыз, сугыш тирәсендәге вакыйгаларны сайттагы хәбәрләрдә, язмаларда, социаль челтәрләрдә, телеграм каналында яктыртуны дәвам итәрбез.

Бездән аерылмагыз!

17:50 28.2.2022

Росавиация Русиянең утыздан артык иленә һава киңлеген ябуын хәбәр итте. Бу исемлектә Австрия, Бельгия, Болгарстан, Маҗарстан, Германия, Греция, Дания, Ирландия, Исландия, Испания, Италия, Кипр, Латвия, Литва, Люксембург, Мальта, Нидерланд илләре, Польша, Португалия, Румыния, Словакия, Словения, Финляндия, Франция, Хорватия, Чехия, Швеция һәм Эстония, Албания, Ангилья, Британия, Британиянең Виргиния утраулары, Гибралтар, Джерси, Канада, Норвегия бар.

17:18 28.2.2022

Украина эчке эшләр министры киңәшчесе Антон Геращенко Харьков шәһәренең Русия ягыннан “Град” реактив ракетлары белән утка тотылуын белдерде. “Дистәләрчә кеше һәла булды, йөзләрчә кеше яраланды”, диде ул.

Харьковның утка тотылуын элекке инфраструктура министры Владимир Емельян да раслады. “Путин Харьковка ракетлар ата”, — дип язды Twitter-да Емельян.

Харьковта яшәүчеләр шәһәрнең утка тотылуын күрсәтүче видеолар чыгарды.

17:09 28.2.2022


FIFA Русиядә халыкара уеннар үткәрүне тыйды

⚽️Русия җыелмасы алга таба рәсми уеннарын "Русия футбол берлеге такымы" дигән исем белән уйнаячак

⚽️Бу җыелма өй матчларын нейтраль стадионнарда, тамашачысыз гына уйнарга тиеш булачак

⚽️Халыкара уеннарда Русия флагын һәм гимнын куллану тыела

⚽️FIFA Русия җыелмасын башка халыкара ярышлардан читләштерү мәсьәләсендә Халыкара Олимпия комитеты һәм UEFA белән сөйләшүләрен дәвам итәчәк

16:12 28.2.2022

Русия стратегик ракета гаскәрләре, Төньяк һәм Тын океан флотлары, Ерак ара авиация хәрбиләренең сугыш әзерлеге хәлендәге кизүдәгеләр саны арттырылган. Бу турыда саклану министры Сергей Шойгу Русия президент Владимир Путинга хәбәр иткән.

Кичә Путин Русиянең бу көчләрен сугышка әзерлек хәленә китерергә кушкан иде. Ул моны “Көнбатыш илләре югары җитәкчеләренең Русиягә карата агрессив сүзләр” әйтүен белән аңлатты.

Davamı

XS
SM
MD
LG