Уфада әле генә өч кешене тоткарлаганнар. Анда "Яз" хәрәкәте сугышка каршы акция үткәрмәкче булган. Активистлар плакатсыз гына басып торган.
Украина Һаагадагы халыкара мәхкәмәгә Русиягә каршы шикаять тапшырган. Бу хакта Украина президенты Владимир Зеленский хәбәр итә.
Украина халкы Русия хәрбиләрен "молотов коктейльләре" белән каршылый
Киев янында украиннар илгә бәреп кергән Русия хәрбиләрен каршыларга әзерләнә, “молотов коктейльләре” ясый. Алар үз ватаннарын саклау өчен мөмкин булганча каршылык күрсәтә. Украина эчке эшләр министрлыгы Русия хәрби техникасын яндыру өчен иң яхшы “коктейль” рецептын интернет аша тарата.
- Австрия, Ирландия һәм Дания Русия очкычлары өчен һава киңлеген яба. Элегрәк мондый карарны Словения, Румыния, Литва, Латвия, Эстония, Чехия, Польша һәм Болгарстан кабул иткән иде. AirBaltic Русиягә очышларны 26 мартка кадәр туктатып тора.