Украина Эчке эшләр министрлыгы башлыгы ярдәмчесе Антон Геращенко бүген кич Русия хәрбиләре туганнары өчен кайнар элемтә ачылачагын белдерә.
Бүген Азатлык армиядәге татар егетләренең әти-әниләре белән сөйләште.
"Кеше гомереннән кыйммәтрәк нәрсә юк". Чулпан Хәммәтова сугышны туктату таләбе белән пост чыгарды.
Роскомнадзор бәйсез медиа чараларыннан "сугыш" диелгән материалларны бетерергә таләп итә
Роскомнадзор бер төркем бәйсез медиа чарасыннан Украина шәһәрләрен утка тоту, Украинага һөҗүмне сугыш дип атау сүзләре булган материалларны бетерергә таләп итә.
Әлеге таләп "Дождь", "Эхо Москвы", "Новая Газета", "Медиазона", "New Times", "Крым.Реалии" һәм кайбер башка медиа чараларына юнәлгән.
Материаллар бетерелмәгән очракта Роскомнадзор медиа чараларына блоклау белән яный.
Польша татарлары Украинадан килүчеләргә торак һәм азык-төлек бирергә әзер
Бу турыда Польшадагы татар оешмасы җитәкчесе Ежи Шахуневич хәбәр итә. "Польша татарларының милли-мәдәни үзәге абый-апаларыбызны кабул итәргә әзер, торак һәм туклану белән дә тәэмин итәбез" дип язган ул үзенең Facebook битендә һәм торакларның фотосурәтләрен дә урнаштырган.
Польша татарларының мондый хәйрия чарасы беренче түгел. Узган елның ноябрендә алар Польша белән Беларус чигендә җыелган Сүрия, Гыйрак мигрантларына хәлләреннән килгәнчә ярдәм күрсәтергә тырышты.