Британия саклану министрлыгы Украинадагы хәрби вазгыять турында:
Британ министрлыгы үзенең күзләү чыганакларына нигезләнеп, үзе расланган дип санаган хәбәрләрне бастырды. Аларга күрә, хәзерге вазгыять шундый:
- Русия гаскәре соңгы тәүлектә төрле юнәлештә алга китә алган, ләкин Украина хәрби көчләренең каты каршылыгын күрә.
- Русия хәрби техникасы Киевка төрле юнәлештән бара, шәһәрне камап алу омтылышы ясала.
- Русия зур ихтималлык белән Мариуполь һәм Мелитополь арасында яр буенда диңгездән десант төшергән.
- Украина хакимияте илнең барлык зур һәм мөһим шәһәрләрен контрольдә тотуын дәвам итә.
Русия Думасында КПРФ депутаты Михаил Матвеев сугышны туктатырга өнди:
26 февраль иртәсенә төп хәбәрләр:
- Төн буе Киевның төрле районнарында атыш һәм шартлау ишетелә.
- Киевка якын Васильков һәм Троещина шәһәрләреннән бәрелешләр һәм шартлаулар турында хәбәрләр килә.
- Русия БМО Иминлек шурасында үзенең Украинага һөҗүмен хөкем иткән резолюциягә вето салды.
- Европа берлегенең яңа санкцияләр җыелмасына Русиянең беренче затлары кергән: Владимир Путин, Сергей Лавров, Дмитрий Медведев, Михаил Мишустин, Владимир Колокольцев, Сергей Иванов һәм башкалар.
- Украина армиясе Русиянең ИЛ-76 очкычын бәреп төшерүе турында хәбәр итте. Русия тарафыннан бу хәбәрне раслау юк. ИЛ-76 очкычына 126гә кадәр кеше сыя ала.
- Джо Байден Украинага 600 миллион долларлык ярдәм җибәрергә кушты.
Төрле медианың соңгы сәгатьләрдәге хәбәрләренә караганда, Украина башкаласы Киевта шартлаулар ишетелә. Моңа кадәр Украина президенты Владимир Зеленский 26 февраль төнендә башкалада сугыш башлана ала дип фаразларын белдергән иде.