Европа шурасы министрлар комитеты Русиянең Европа шурасында әгъзалыгын вакытлыча туктатып тору процедурасын башлап җибәргән.
Карар якын вакытта кабул ителәчәк, дип хәбәр итте Польша министрлар кабинеты башлыгы Матеуш Моравецкий.
Медиа: Путин Украина белән сөйләшүләргә әзер булуын белдергән
Русия президенты Владимир Путин, Русиянең Украина белән югары дәрәҗәдә сөйләшүләргә әзер булуын белдергән. Русия мәгълүмат чаралары хәбәренчә, Путин бу хакта 25 февральдә Кытай җитәкчесе Си Цзиньпин белән сөйләшкәндә әйткән.
Путин сүзчесе Дмитрий Песков белдерүенчә, Русия Украина белән сөйләшүләргә Минскига делегация җибәрергә әзер. Анда саклану министрлыгы, тышкы эшләр министрлыгы һәм президент хакимияте вәкилләре керергә мөмкин диелә. Бу хакта Русиянең ТАСС дәүләт агентлыгы хәбәр итә.
Бүген Украина президенты Владимир Зеленский видеомөрәҗәгатендә Путинны “кешеләр үлемен туктату өчен, сөйләшүләр өстәле артына утырырга” чакырган иде.
Тәлгать Таҗетдин сугышны хуплады
Русия мөселманнарының Үзәк диния нәзарәте сайтында нәзарәт рәисе Тәлгать Таҗетдиннең, Украинага каршы сугыш башлаган өчен, Русия президенты Владимир Путинга хуплау һәм рәхмәт сүзләре язылган белдерүе чыкты.
Таҗетдин Путинга, "ДНР" һәм "ЛНР"ның бәйсезлеген таныган өчен, "Русиянең миллионнарча мөселманы" исеменнән рәхмәт әйтә һәм Украинада "халыкны яклау, демилитаризация һәм күп газаплар кичергән төбәктә нацизм барлыкка килү куркынычын бетерү өчен, Украина җирләрендә махсус хәрби операция уздыру карарын ихластан хуплыйбыз" дип яза мөфти.
Монда тулырак.
Журналист, "Безнең гәҗит" мөхәррире Илфат Фәйзрахманов үзенең Facebook сәхифәсендә сугышка протест белдерде, "сугыш ярасы озак әрниячәк" диде: