Киевка төньяктан якынлашучы танкларны туктату өчен Украина күперне шартлаткан
Киевның төньягында Чернобыль ягыннан килүче Русия танклары колоннасын туктату өчен Украина хәрбиләре күперне шартлаткан.
Укринформ хәбәр агентлыгы белдерүенчә, Украина президенты идарәсе агентлыкка Русия танкларының Украина каршылыгын узып, Днепр ярындагы Вышгород бистәсе ягыннан Киевка таба килүен раслаган.
Агентлык соравына: "Танклар килә. Сугышабыз. Бәрелешләр бара", дип җавап биргәннәр.
Украина хәрби көчләре генераль штабы исә агентлыкка танклар колоннасының туктатылуын белдергән, "Күперне шартлаттык, туктаттык", дигәннәр.
Зеленский хәзерге хәлләрне 1941 ел белән чагыштырды
Украина президенты Владимир Зеленский 25 февраль иртәсендә яңа мөрәҗәгать белән чыкты. Ул да Русиянең Киевта торак йортларны утка тотуын хәбәр итте. Хәзерге хәлне ул 1941 ел белән чагыштырды.
Зеленский русияләргә дә мөрәҗәгать итеп, "без протест чараларына чыгучы кешеләрне күрәбез. Димәк, сез безне ишеттегез, сез безгә ышанасыз", диде. Ул русияләрне Украина өчен, сугышка каршы көрәшергә өндәде.
Моннан тыш президент украиннарны бер-беренә азык-төлек, сыену эзләү һәм мәгълүмат белән ярдәм итәргә чакырды.
Киевтагы йортка бәреп төшерелгән ракет өлешләре эләккән
Әлеге хәбәрне Киев шәһәре идарәсе раслады. Өч кеше яраланган, бер кеше авыр хәлдә. Бинада янгын сүндерүчеләр эшли. Бу йорт Киевның торак биналар булган районында урнашкан.
Сәгать 4:00гә соңгы төп хәбәрләр
- Украина президенты Владимир Зеленский сугышның беренче көнендә 137 Украина хәрбие һәлак булуын, 316 хәрбинең яралануын белдерде һәм “Илкүләм мобилизация турында” фәрман имзалады.
- АКШ президенты Джо Байден Русиягә каршы яңа чикләүләр игълан итте.
- "ОВД-Инфо" Русиянең 58 шәһәрендә сугышка протест белдерүче 1740тан артык кеше тоткарлануын белдерде.
- Русия мөфтиләр шурасы рәисе Равил Гайнетдин мөселманнарны җомга намазында тынычлык сорап дога кылырга чакырды.