24 февраль таң алдыннан Русия президенты Владимир Путин Украинага каршы сугыш игълан итте. Андагы шәһәрләр ракета һәм арттиллерия утына тотылды, Русия гаскәрләре төрле яктан илгә бәреп керде. Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов та Украинага һөҗүмне хуплап чыкты. Бу хәлләр, сугышның илгә һәм кешеләр тормышына тәэсире, кемнә файдалы булуы турында казаннар фикерен белештек.
Соңгы хәбәрләр:
- Чехия һәм Латвия русияләргә виза бирүне туктата.
- УЕФА Петербурдан Чемпионнар лигасы финалын күчерү турында карар кабул итте. Финал май аенда узарга тиеш иде.
- Русия саклану министрлыгы Украинаның 74 хәрби объектын юк итүе турында хәбәр итте.
Русиянең Украинада сугыш башлавына дөньяда реакция
- Италия премьер-министры Марио Драги Русия гаскәрләрен Украинадан кичекмәстән чыгаруны таләп итте һәм Италиянең НАТОның Көнчыгыш флангын ныгытуда катнашачагын белдерде.
- Төркия Иминлек шурасы Русиянең Украинага һөҗүме халыкара хокукны боза, Анкара алга таба да Украинаның сәяси бердәмлеген, суверенитетын һәм территориаль бөтенлеген яклаячак дип белдерде.
- Төркия президенты Рәҗәп Эрдоган, Төркия хакимияте Украинада яшәүче барлык кешеләрнең, бигрәк тә Төркия ватандашларының һәм "татар кардәшләре" иминлеген тәэмин итү өчен кулдан килгәннең барысын да эшләячәк дип белдерде. Төркия тарафыннан дус саналган ике илнең "шулай бәрелешүе" уңаеннан Эрдоган үкенеч белдерде.
- Франция президенты Эммануэль Макрон Русиянең Украинадагы хәрби гамәлен Европада тотрыклылыкка һәм тынычлыкка кизәнү дип атады. Макрон сүзләренчә, Русиягә карата хәрби, икътисади һәм энергетика өлкәсендә санкцияләр кертеләчәк.
- Чехия Русиянең Брно һәм Карловы Варыдагы консуллыкларын яба. Шулай ук үзенең Екатеринбур һәм Петербурдагы баш консуллыклары эшен һәм Русия ватандашларына виза бирүне туктата.
- Латвия Русия телеканаллары тапшыруларын тулысынча тыйды.
- АКШ президенты Джо Байден Русиягә карата санкцияләр турында Казан вакыты белән кичек 8дә игълан итәргә җыена.
Казанның Универсиада авылында сугышка каршы плакатлар эленгән
Плакатларда "Сугышка юк", "Сезнең һәм безнең азатлык өчен", "Аннексиягә юк! Путинга юк! Сугышка юк!" шигарьләре язылган булган.
Бераздан плакатларны алып куйганнар.
Фото: "Ветер" студентлар журналы.